Логотип Магариф уку
Цитата:

Немецлар Казанны нигә алмаган?

Хәрби комиссариатның җыелу пунктында зур тантана үтте. Россия гаскәрләренең фәнни роталарында (2013 елдан башлап оештырыла) хезмәт итәргә китүчеләрне озатырга ТРның Хәрби комиссариаты , Мәгариф һәм фә...

Хәрби комиссариатның җыелу пунктында зур тантана үтте. Россия гаскәрләренең фәнни роталарында (2013 елдан башлап оештырыла) хезмәт итәргә китүчеләрне озатырга ТРның Хәрби комиссариаты , Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, армиягә китүче егетләрнең әти-әниләре килгән иде.


14-21


Татарстаннан фәнни роталарда хезмәт итәргә 8 генә егет сайлап алынса да,  зал армиягә китүче егетләр белән тулы  иде. Шуңамы, Хәрби комиссариат вәкиле Дмитрий Гурылев үз чыгышында армиягә китүче барлык егетләрне күз алдында тотып сөйләргә тырышты. Татарстанлыларның хәрби антларына һәрвакыт тугры булуларын, хәрби хезмәтләренә үтә җитди карауларын билгеләп узды. Янымда утырган лейтенанттан бу җыенны нилектән фәнни роталарга бәйләүләре белән кызыксындым. Яшь офицер Денис Иванов икән. Ленинград өлкәсендә хезмәт итә. Үзе Волгоград шәһәрендә туган. Аграр университетта хәрби кафедра узган егет, уку йортын тәмамлагач, фәнни рота составында армиягә киткән.   “Фәнни роталар Россия армиясендә яңа юнәлеш бит. Аларны калку итеп сөйләргә теләүләре шуның белән бәйле,”- диде лейтенант.- Үзем сезгә Псков өлкәсендәге укчы гаскәргә 10 солдат алып китү өчен кайттым. Алар фән белән һич бәйле түгел. Анда полигоннар гел урман арасында.” Лейтенант шулай диде дә, кисәк кенә: “ Бөек Ватан сугышында немецлар Казанны алганмы ул?- дип сорап куйды. Россиянең иминлеген саклаучы, фәнни ротада хезмәт итүче хәрби офицерның географияне, Ватан тарихын белмәве үтергеч дәрәҗәдә сәер иде. “Юк, - мин әйтәм. – Аларга андый бәхет тәтемәгән. Кызыл армия сугыш утын сезнең элек Сталинград дип йөртелгән Волгоград шәһәрегездән ары үткәрмәгән. Югыйсә, без бүген монда болай иркенләп сөйләшеп утыра алыр идекме?” Ачудан, сүземне артыкка сузмыйча, игътибарымны сәхнәгә юнәлттем. Менә алдыбызга Костромадан килгән хәрби Владимир Валиутдинов чыкты. Ул үзенең Кострома өлкәсендәге хәрби частьларның берсендә, 11 нче фәнни ротада (радиацион химик һәм биологик   саклану гаскәре) хезмәт итүен әйтте. “Туган илне  һәрвакыт әниегез итеп күз алдына китерегез,- диде ул чакырылучыларга мөрәҗәгать итеп.- Ә әниләр һәрвакыт улларының яклавына мохтаҗ. Шуңа күрә, илне саклау өчен көчле армия кирәк. Сириядә Татарстан егетләре Россиядә тыелган ИГИЛ террорчыларына каршы батырларчы сугыштылар. Россия каһарманы капитан Марат Әхмәтшин бөтен армиябезгә үрнәк… Майор Валиутдинов сүзен кыска тотты. Аннары әти-әниләр исеменнән Юрий Винокуров чыгыш ясады. “Егетләр, мин сезгә туган илебезгә тугры хезмәт итүегезне һәм исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телим. Минем улым да сезнең арагызда. Безне хатлардан эзмәгез. Хәерле, имин еллар телим сезгә,-”диде ул. Соңыннан ата-аналар  үзләренең уллары -  фәнни рота егетләре һәм аларның командирлары белән бергә фотога төштеләр. Шул мизгелдән файдаланып, фәнни ротаның берничә егетенә сүз катып өлгердем. “Мин Илья Гаевский булам,- диде көнбагыш “керфекләредәй” җете сары чәчле бер егет.- Казан химия-технология университетында укыдым. Химик гаскәрләргә билгеләделәр. Краснодарда хезмәт итәчәкмен.” “Мине дә Краснодарга җибәрәчәкләр,- дип сүзгә кушылды Ильяның янәшәсендә басып торган колга буйлы яшьтәше.-Айдар Шәфыйков булам мин. КФУның физика факультетын тәмамладым. Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итәргә китәм.Бер ел хезмәт иткәннән соң, “лейтенант” дәрәҗәсе алачакбыз. Безнең белән 5 елга контракт та төзиячәкләр. Фәнни эш белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек була, дип вәгъдә иттеләр.”


Без фәннең гыйлем йортларында гына үсә, ныгый, уңышка ирешә баруына күнеккән. Үлем коралы төялгән армиядә дә ул ятып калмас, үз юлын табар. Әмма  миллионлаган башлар ятып калган  яңа япан кырлар артуына сәбәп булмасын иде ул фән дигәнебез. Башлар ауган яулар күп булды бит инде  тарихыбызда. Егетләребезгә гаскәри тормышларында имин, аяз көннәр теләп калабыз.


14-13

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ