Мәгариф автор яңалыклары
-
Югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь баллары артты
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026/2027 уку елына ведомство буйсынуындагы югары уку йортларына керү өчен БДИның яңа минималь чикләрен раслады.
-
«Эмоциональная перезагрузка» – «МӘГАРИФтә яңа сулыш» форумында канашырга чакырабыз
28 октябрь көнне Казан шәһәре, Петербург урамы, 52 йорт (IT-park), «Точка кипения» конференц-залында «Эмоциональная перезагрузка» – «МӘГАРИФтә яңа сулыш» форумы үтәчәк.
-
«Киләчәк планетасы» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды
15–16 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Балачак планетасы» 98 нче балалар бакчасы базасында «Киләчәк планетасы» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды.
-
Географиядән яңа дәреслекләр барлыкка килергә мөмкин
2028 елда мәктәпләрдә география фәненнән яңа дәреслекләр барлыкка килергә мөмкин, дип белдерде Рус география җәмгыяте Президенты Сергей Шойгу. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Яңа туган балаларның әтиләренә өстәмә түләүле ял бирергә мөмкиннәр
Дәүләт думасы депутатлары яңа туган балаларның әтиләренә өстәмә түләүле ял бирергә тәкъдим иткән закон проектын парламент палатасына кертәчәк. Ял күләме – 7 көнгә кадәр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Мәгъсүм Насыйбуллинның тууына 100 ел
17 октябрь көнне Кукмара районы Байлангар авылында язучы, юрист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, авылдашыбыз Мәгъсүм Насыйбуллинның тууына 100 еллык юбилее уңаеннан искә алу чаралары узды.
-
Журналист, педагог, остаз
Озак еллар «Мәгариф» журналында бүлек мөхәррире булып эшләгән Таһир Әюп улы Сабирҗановка гомер буе рәхмәтле мин. Менә ни өчен.
-
Укытучыбызга
Хөрмәтле укытучыбыз Гүзәл Рәшит кызын Укытучылар көне белән котлыйбыз!
-
«Каршы алдың, газиз әнкәм кебек, Укытучы апам, елмаеп»
Беренче укытучым, Гөлнара Радиковна! Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм!
-
Иң кирәкле сүзне сез әйтәсез...
Хөрмәтле Эльвира Рамил кызы! Сезне Укытучы көне белән котлыйбыз! Хезмәтегез, эшегезгә мәхәббәтегез, шәкертләрегезгә булган мәхәббәтегез, һәрберебезгә ышанганычыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт укыйбыз.
-
Укытучыма
Укытучым сез бит минем остаз, Өйрәтүчем бөтен нәрсәгә. Белем генә биреп калмыйча, Өйрәтәсез кул эшләренә.
-
Бәйрәм белән Сезне, укытучым!
«Мәгариф» , «Гаилә һәм мәктәп» редакцияләре «Укытучыңны котла, без бүләклибез» акциясен игълан итә дип ишеткәч, шунда ук үземнең яраткан укытучыма Халиуллина Нурфия Маннан кызына җылы котлау сүзләрен язып җибәрәсем килде.
-
Бүгенгедәй хәтеремдә
Хөрмәтле беренче укытучым, Илнур абый! Сезне чын күңелемнән Укытучылар көне белән котлыйм! Сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Сез гомерегез буе хезмәтегезгә тугры калып, балаларга белем бирдегез.
-
Юл күрсәтүче якты маяк!
Мин Мамадыш районы Зур Өске авылыннан. 1997 елның 1сентябрендә авылыбыздагы башлангыч мәктәпкә 1нче сыйныфка укырга кердем. Ул көн никтер хәтердә сакланмаган. Ә мәктәп бинасы истә. Биек тупсалы, шыгырдап ачылучы авыр ишекле, идәннәре калын-калын ярыклы, иске генә бер катлы агач йорт иде ул. Бер зур бүлмәдә 3 сыйныф һәм әлеге 3 сыйныфка бер укытучы. Бүлмә уртасында түгәрәк тимер мич. Без килгәндә, һәрчак ягылган була иде. Мич артында зур агач өстәл, анда төшке аш ашый идек. Пешекченең кызыл пакетлы, зур түгәрәк сырны телем-телем кисеп безгә таратканы әле дә истә. 2 нче сыйныфта укыганда, бу агач мәктәп янды. 3 нче класска яңа төзелгән белем йортына бардык.
-
Укытучымны котлыйм!
Укытучы! Минемчә, бу һөнәр дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык…




