25 октябрь 2024 яңалыклары
-
Казанда торак йортларга капиталь ремонт ясау төгәлләнә
Казанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт 98 % ка башкарылган. Барлык биналар буенча актлар 1 ноябрьгә кадәр, ә мәдәни мирас объектлары буенча 1 декабрьгә кадәр тапшырылачак дип хәбәр итә Казан Мэриясе.
-
Мөмкинлек: музейларга бушлай керә аласыз
Айның беренче сишәмбесе – 5 ноябрь көнне – Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин.
-
Казанда Казахстан шагыйре Абай Кунанбаевка бюст ачтылар
Скульптура халыклар арасында мәдәният һәм дуслык бердәмлеге символына әйләнде.
-
«Эпоха традиций » камера музыкасы фестивале беренче тапкыр Казанда узачак
2024 елның 2 ноябреннән 2025 елның 2 февраленә кадәр Казанда беренче тапкыр «Эпоха традиций» музыкаль фестивале узачак дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.