Логотип Магариф уку
Цитата:

Динә Закирова: «Иң рәхәт ял – гаилә белән»

Безнең өчен иң рәхәт ял итү урыны – бакчадагы йортыбыз.

Үзебез дә, кызыбыз Зәлия дә бакчага барырга бик яратабыз. Чөнки анда аллеябыз тулы бала-чага, алар үзара бик дус. Җәй буе төрле уеннар уйнап, көне буе мәш килделәр, ялларын бик күңелле үткәрделәр. 

Янә бер рәхәт урын – туган якларыбызда, якыннарыбыз янәшәсендә. Ялыбызны Илнурның (Илнур Закиров – Г.Камал исемендәге ТДАТ артисты)  туган авылы Әтнә районы Күшәр авылына, әниебез янында үткәрергә яратабыз. Мөмкинлек булу белән әтием янына  Чаллы шәһәренә кайтырга тырышабыз. Мөслим якларына сәфәргә чыгып, туганнарым белән күрешеп кайту – үзе бер ял, күңелгә рәхәт. 

 Ә менә шәһәрдә барыбызның да яраткан ял итү урыны – су паркы. Башкаланың матур паркларында йөреп кайту – янә бер гаиләбез традициясе. Зәлия әтисе белән самокат, велосипедта йөрергә ярата. Шау-шулы компанияләр безнең өчен түгел, дөньядагы иң рәхәт ял – гаиләбез, якыннарыбыз янәшәсендә дип уртаклашты Татарстанның атказанган артисты Динә Закирова.

 

Исегезгә төшерәбез, «Гаилә һәм мәктәп» журналының июль санында Динә Закирова белән әңгәмә корган идек: 

https://magarif-uku.ru/news/news/dina-zakirova-gaila-avaplylyk-ul

Фото: шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ