Логотип Магариф уку
Цитата:

Республика мәктәпләренең иминлеген тәэмин итүгә 1,5 млрд сум акча бүленеп бирелә

Бүген Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән еллык йомгаклау матбугат конференциясендә мәктәпләрдәге иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды.

«Ике ай элек Мәскәү коллегаларыбызны, психология белән бәйле авторларны  чакырып, Казан шәһәренең 175 нче  мәктәп базасында семинар үткәрдек. Психологларны һәм мәктәп укытучыларын укыттык. Семинарда төрле структуралардан психологлар катнашты. Иң мөһиме, ата-аналар белән эш алып барырга кирәк. Бүген республикабыз мәктәпләренең иминлеген тәэмин итүгә 1,5 млрд сум акча бүленеп бирелә. Мәктәп әйләнә-тирәсенә өч метрлы коймалар урнаштырырга мөмкин, әмма безнең төп бурычыбыз булып балалар, ата-аналар белән эш алып бару, һәрвакыт алар белән элемтәдә тору булырга тиеш.  Укытучыларга һәр баланың кәефен һәм күңел халәтен тоеп, уйларын, теләкләрен белеп торырга кирәк»,– дип ассызыклады министр очрашуда.

 

Министр сүзләренчә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, уку елы ахырында КФУ базасында Мәгариф музее ачылышы  планлаштырыла. «Идея яхшы. Мондый музей моңа кадәр юк иде. Бүген аны тормышка ашыру буенча эшләр башланды»,– дип билгеләп үтте министр.

 

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ