Логотип Магариф уку
Цитата:

Тугызынчы алыштырсын. Унынчысын яратыр

«Улыма алты яшь тулгач, аны футбол түгәрәгенә бирербез дигән идек. Чын ир-егетләр спорты ич, чыныксын, хәрәкәтләнсен дип инде... Өстәвенә үзе дә футболга мөкиббән, өйдә гел туп тибә! Тик беренче шөгыл...

«Улыма алты яшь тулгач, аны футбол түгәрәгенә бирербез дигән идек. Чын ир-егетләр спорты ич, чыныксын, хәрәкәтләнсен дип инде... Өстәвенә үзе дә футболга мөкиббән, өйдә гел туп тибә! Тик беренче шөгыльдән соң, башка анда бармыйм, ди, мәҗбүрили башласак, елап җибәрергә җитешә. Ни инде бу? Дөрес хәл микән?» Күптәнге танышымның бу зары мине дә аптырашта калдырды. Бакчага яки мәктәпкә барасы килмәү турында ишеткән бар иде анысы, ә менә түгәрәкләргә теш-тырнагы белән бармаска каршы торган балалар турында – юк. Баксаң, андый балалар һәм мондый хәлләр бик еш була икән. Әлеге теманы педагог-психолог Хәбибуллина Альбина Фатыйх кызы белән сүтеп җыярбыз, сәбәпләрен һәм чишү юлларын ачыкларбыз.
Беренче сәбәп: темпераменты  туры килмәве
Иң элек шунысын ассызыклыйк: бу хәл – нормаль күренеш. Икенче төрле әйткәндә, балалар арасында төрлеләре була һәм ата-анага үз газизенең темпераментын яхшы белергә кирәк дип саный Альбина Фатыйх кызы. Иң беренче сәбәпне шуннан эзләү мәслихәт. Мәсәлән, балагыз флегматик темперамент ияcе икән, ул әкрен була, башкарасы эшен җайлап кына эшли. Шуңа да мондый балага тиз башкара торган йөкләмәләр бирмәскә кирәк. Югыйсә, җиренә җиткерәм, дип озак маташырга ияләнгән бала, ашыгып, теләгән нәтиҗәгә ирешмәсә, аның ачуы чыгып, шөгыльдән күңеле кайтачак. Холерик тип хас темпераментлы бала, киресенчә, артык эмоциональ, хәтта агрессив та булырга мөмкин. Мондый балага шунда ук ялгышын ярып салырга кирәкми, тынычлангач кына эшен бәяләргә, шелтәләргә мөмкин. Түгәрәкләрне дә менә шул күзлектән сайларга киңәш итә белгеч.
Икенче сәбәп: вакытында
социаль яраклаша алмау
Белгечләр фикеренчә, бала өч яше тулганда социальләшүгә, ягъни кеше арасына чыгарга әзер. Аңа кадәр аның әнисе янында гына торырга тулы хокукы бар, ә өч яшьтән соң коллективка ияләшү файдалы гына. Әгәр ул бу чорда башка балалар, ят кешеләр белән аралашырга өйрәнмәсә, «вакыт машинасы» аны кайчан да булса барыбер шушы баскычны үтәргә мәҗбүр итәчәк. Әмма зуррак яшьтә. Ә бу исә ата-анада гаҗәпсенү уятачак. Әйтик, 2–3 яшьтәге баланың ризасызлык белдерүенә тыныч караган олылар 5–6 яшьтә генә бу мәсьәләдә чирканчык алган баласын аңламаячак, нәтиҗәдә һәр ике як өчен хәл катлауланачак кына. Танышым мисалында ул сәбәп тә юк түгел икән.  Баксаң, нәкъ өч яшь тулганда, алар, күченү сәбәпле, шактый гына вакыт балалар бакчасына йөрми торганнар. Шуңа да баланың социаль яраклашуны соңрак  узуы бик ихтимал. Әлбәттә, ул бу чорны ничек тә үтәчәк. Тик әти-әни ярдәме һәм теләктәшлеге булганда, аны узу бермә-бер җиңелрәк тә, тизрәк тә. Әти-әнигә нинди чаралар күрергә соң? Психолог киңәше буенча, гаиләгә ешрак кунаклар чакырырга яки үзләренә балалы йортка утырмага барырга кирәк. Күп кеше булган даирәдә бала әкрен генә бу мөһим баскычны да яулар.
Өченче сәбәп: үз-үзенә
ышанмау
Еш кына баланың үз көче, сәләтенә ышанмавы ата-ананың балага карата мөнәсәбәтенә бәйле. Әйтик, баланы еш ачуланалар, юкка да тиргиләр икән, ул үзенә карата да шундый кимчелекле карашта, ялгышулардан курка торган булачак. Хәер, бу олы кеше белән дә шулай. Альбина Хәбибуллина сүзләренчә, баланың начар якларын гына күреп, алар өстендә генә эшләрне юкка чыгару өчен тырышу  урынына, газизеңнең яхшы сыйфатларын белеп, аларны үстерү мөһим.
Дүртенче сәбәп:  мактамау яки чамасыз мактау
Баланың яхшы якларын күреп, аларны үстерү дигәндә, иң элек мактаудан башларга кирәк тә инде. Әмма чамасыз мактау тискәре нәтиҗә бирергә мөмкин. Бүген без әниләр авызында чит илләргә хас  «тәмлетеллелек»не күзәтәбез. Һәр сүз саен «молодец» дип торулары – моңа ачык мисал. Нәрсәне аңлата соң бу сүз? Баланың нинди сыйфатларын мактауны күрсәтә? Бала, хезмәте өчен объектив бәя көткәндә, әлеге дә баягы иске «молодец»ны ишетеп, сөенеп куяр, әлбәттә, әмма аны нәрсә өчен тәгаен мактаганнарын аңламас. Баланың шәхси, аңа гына кагылышлы сыйфатлары өчен мактап карагыз әле! Нинди ул сыйфатлар? Белмәсәгез, үзеннән сорагыз: «Балам, син нәрсәне башкаларга караганда әйбәтрәк эшлисең?» – дип, турыдан-туры сорау бирегез! Оят, әмма мин бу алымны үзем дә кулланырга мәҗбүр булдым. Баламның үзенчәлекле якларын белеп бетермим икән бит. Сорауны биргәндә, балакаем аптырап калыр дигән идем, ә ул, киресенчә, сандугачтай сайрап җибәрде: «Минме? Мин бакчада уенчык-
ларны беренче җыештырып бетерәм (Әһә! Тәртип ярата! Җитез!), урамнан керүгә кулымны юам (Чис-
талыкны ярата!), ашагач тәлинкәләремне алып куям (Җаваплы, ярдәмчел!), тагын мин...» – менә шулай тезеп китәр ул. Ышаныгыз, сез әле балагыз турында күп әйберне белеп бетермисез, шуңа һичшиксез аның үзеннән сорагыз. Бу сезнең арадагы мөнәсәбәтләрне якынайтачак, аның сезгә карата ышанычы артачак.
Бишенче сәбәп: иң хикмәтлесе
Бүгенге вазгыятькә  ата-ана еш кына «кеше куян куа» дигән рәвештә яши кебек. Тизрәк-тизрәк баласын төрле түгәрәкләргә бирергә, аны һәрьяктан үстерергә тырыша. Ике яшьтән инглиз теле, бию, футбол... Начар түгел, әлбәттә. Ләкин әгәр дә бала үзе теләп, бу шөгыльләрне яратып йөрсә генә. Бу исә баланың холкына, түгәрәкнең нинди мохиттә узуына, остаз-тренер, хәтта әти-әнинең күңел халәтенә, гаиләдәге атмосферага һәм иң мөһиме баланың теләгенә бәйле. Танылган балалар нейропсихологы Валентина Паевская, үз шөгылен тапканчы, бала ун түгәрәк алыштырырга мөмкин дип саный. Бу чорда балага ышанырга гына кирәк, чөнки ул үзенең ихтыяҗларын яхшырак белә. Ә кайчак чиста акыл һәм күңел белән без аңламаган әйберне дә тоярга мөмкин. Әнә шул язма башында телгә алган танышым кебек. Баласының өзелеп яраткан спорт төре – футбол түгәрәгенә йөрергә теләмәвенең, баксаң, хикмәтле сәбәбе дә булган, чөнки соңрак балада сулы шеш барлыгы ачыклана. Бу исә теләсә нинди бәрелү аның гомерен куркыныч астына куя алган дигән сүз.
Регина Куранова, йөзү буенча тренер:
– Практикамда тренировкага килергә теләмәүче балалар булганы бар, әлбәттә. Минемчә, моның сәбәбе – баланың билгесезлектән куркуы. Монда  бала өчен иң яхшысы – аңа мохит һәм тренерга ияләнү өчен вакыт бирү. Кемгәдер бер шөгыль, ә кайбер балага ияләнү өчен ике-өч шөгыль дә кирәк булырга мөмкин. Тренер өчен иң мөһиме –
балага басым ясамыйча, үзара ышанычны булдыру һәм ныгыту. Мисалга, аның игътибарын читкә юнәлтү, баланың яраткан мультфильмнары турында сорау. Яраткан персонажлары хакында сөйләгәндә, ул ничек итеп шөгыльләнгәнен сизми дә калырга мөмкин. Ә менә судан курка торган балалар белән мәсьәлә икенчерәк – алар белән, ничә яшьтә булуларына карамастан, шөгыльне уен формасында алып барырга кирәк. Әйтик, балык булып йөзеп күрсәтәсең дә, әйдә, син дә шулай эшлә, дип тәкъдим ясыйсың. Һичшиксез, бала кызыгачак. Әти-әниләргә баласына теләктәш булырга киңәш итәм. Бу юлы килеп чыкмады икән, икенче юлы килеп чыгар дип юату, кечкенә генә булса да, уңышлары өчен мактау зарур. Балага басым ясау, бу шөгыльнең әһәмиятен аңлатырга маташу – урынсыз, балаларның фикер йөртү сәләте олыларныкыннан аерылуын онытмагыз: «кирәк» дип кенә бала шөгыльләнмәячәк. Әти-әниләр, фантазияләрен эшкә җигеп, баласыннан: «Ә синең дельфин яки акула кебек йөзәсең киләме?» –
 дип сорасын. «Әйе»,– дип, күзләре очкынланган балага: «Тренер сине моңа һичшиксез өйрәтәчәк!»– дип әйтү дә җитә.
 Айгөл Миңнуллина, Г.Камал исемендәге ТДАТ артисткасы:
– Аяз улыбызны бервакыт фортепьянога йөртеп караган идек, ошатмады. Мин исә барыбер дәвам итүен теләдем. Ирем, киресенчә, баланың теләгенә каршы бармады, түгәрәктән алды. Берзаман Аяз үзе барабаннар белән кызыксына башлады. Хәзер барабан түгәрәгенә  бик яратып йөри.
Резедә Сафина, өч бала әнисе:
– Балаларыбызны түгәрәкләргә чемпионнар ясау өчен түгел, шөгыле булсын дип йөртәбез. Улыбыз Кәрим башта бассейнга йөрде, аннан брейк биюен үз итте, хәзер җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Кызыбыз Диләрәне бик тә гимнастикага йөртәсем килгән иде, чөнки гәүдәсе сыгылмалы, яхшы шөгыльләнә. Әмма үзе арыды, туеп та китте бугай, әтисе дә баланың физик авырлыклар үтүенә каршы, инде мин дә күндем. Хәзер җиңел атлетика белән шөгыльләнә, иҗади түгәрәккә йөри, кечкенәбез Зәринә биюне үз итте. Балалар түгәрәкләрне алыштырганга исебез китми, иң мөһиме:  теләп йөрсеннәр, бу очракта алар бәхетле, без тыныч.
Әдилә БОРҺАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ