Логотип Магариф уку
Цитата:

205 меңнән артык кеше төзекләндерү буенча онлайн-тавыш бирде

Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерү өчен өстенлеклеләрен сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә 205 724 кеше катнашты.

Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. 

«Татарстан Республикасында барлыгы 205 724 кеше тавыш бирде", – дип сөйләде министр.
Төзелеш министрлыгы башлыгы муниципалитет җитәкчеләрен гражданнарга онлайн-тавыш бирү  турындагы мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә чакырды.

Исегезгә төшерәбез: тавыш бирү 15 мартта башланды һәм 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Быел Татарстаннан анда барлык 45 муниципалитетта 273 җәмәгать урыны, шулай ук 1,55 мең йорт катнаша. gorodsreda.tatar.ru  сайтында яки «Услуги РТ» үз тавышыгызны бирә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ