Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: «Сәнгать ул барыбызны да тәрбияли»

Бүген Казан шәһәренең 11  нче лицеенда сәнгать буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау тантанасы узды. Җиңүчеләрне Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сәламләде.«Сә...

Бүген Казан шәһәренең 11  нче лицеенда сәнгать буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау тантанасы узды. Җиңүчеләрне Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сәламләде.

«Сәнгать ул безнең барыбызны да тәрбияли. Шартлар тудыра һәм гомеребез ахырына кадәр озата бара. Сез монда килеп кабаттан үзегезнең никадәр сәләтле, акыллы һәм интеллектуаль яктан бай икәнлегегезне күрсәттегез. Үзегезнең белемнәрне киләчәк буыннарга тапшырырлык дәрәҗәдә булуыгыз, нык сөендерә. Димәк, илебезнең киләчәге өметле», – дип сөйләде ул.

Быел Татарстан Республикасы 2023 елның 18–24 мартында узачак сәнгать буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру урыны итеп сайланган иде. Олимпиаданың максаты – мәктәп укучыларында иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрне, мөстәкыйль тикшеренү эшчәнлегенә кызыксыну һәм омтылышларны ачыклау һәм үстерү.

Быел олимпиада кунаклары өчен кызыклы белем бирү программалары, мәдәни чаралар, шулай ук Укытучылар  һәм остазлар елына багышланган ачык лекция оештырылды. Олимпиадада катнашу өчен Россия Федерациясенең 72 субъектыннан 247 катнашучы гариза биргән. Жюрида илнең әйдәп баручы югары уку йортларының филология, тарих, философия, педагогика фәннәре докторлары һәм кандидатлары, сәнгать белеме кандидатлары эшләде.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ