Логотип Магариф уку
Цитата:

52 нче гимназиядә Җәүдәт Хөсәенов белән очрашу

Идел буе районының 52 нче номерлы гимназиясе Җәүдәт Хөсәеновны үзенә кунакка кабул итте.

4  март көнне Идел буе районының 52 нче номерлы гимназиясе Җәүдәт Хөсәеновны үзенә кунакка кабул итте. Әлеге җылы очрашуда гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, өлкән сыйныфларда белем алучы татар балалары катнашты. Аның биографиясе, эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланганнан соң, сүз Җәүдәт абыйга бирелде. Ул гади, аңлаешлы һәм саф татар телендә үзенең яңа басылып чыккан, афоризмнары тупланган “Әйтеләсе сүзем чишмә челтерәвенә тиң” дип аталган китабы турында сөйләде. Тавышы да, әйтелгән сүзләре дә бик үтемле иде авторның, шаян шаярулары да тыңлаучыларның күңеленә хуш килде.            21 бүлектән торган әлеге китап, чынлап та, бик кирәкле, мөһим темаларны яктырткан, афоризмнарның һәрберсенә тирән мәгънә салынган. Безгә, татар теле укытучыларына бигрәк тә татар теле турында әйтелгәннәре ошады. “Татар теле өчен көрәшергә кирәкми, бары тик үз телеңдә сөйләшергә генә кирәк”, – дип язган ул. Бу – бик тә дөрес сүзләр.

"Максатыма ирешим дисәң, аңа барачак сукмакны үзең сал!" Бу сүзләрнең авторы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов та – барачак сукмагын үзе салып, максатына ирешкән шәхес. Гади укытучыдан педагогия фәннәре докторы, КФУ профессоры, дәреслекләр, китаплар авторы булып танылган күпкырлы талант иясе ул. Укучылар да, укытучылар да Җәүдәт Хөсәеновны бик игътибар белән, кызыксынып тыңладылар. Соңыннан, аның тормышы, эшчәнлеге турында үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Автор аларга бик теләп, тәфсилләп җавап бирде. Аның 17 илдә булуы, анда булган кызыклы истәлекле вакыйгаларны, 2022 елда дөнья күргән “Яшьлегемә кире кайтыр идем” китабы турындагы фикерләрен дә тыңлап үттек.

Чынлап та, авторның безгә җиткерәсе килгән сүз-теләкләрен дә “чишмә челтерәвенә” охшаттык без. Алар шулай ук аһәңле, үтемле һәм шул ук вакытта таныш та иде. Очрашу азагында Җәүдәт Хөсәенов безнең мәктәп китапханәсенә үзенең китапларын бүләк итеп калдырды. Без исә, татар теле һәм әдәбияты мөгалимәләре, аның афоризмнарын дәресләребездә дә куллана алабыз икән бит, дигән фикергә килдек. Аларда хәзерге заманга туры килә торган кирәкле кыскалык та, тәрбия дә, актуальлек тә бар.  

Җәүдәт Хөсәеновка шушы очрашуга килүе өчен, чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да эшендә, тормышында уңышлар, саулык телибез.  Иҗаты чишмә суыдай саф, саекмас, моңлы, укучысының “сусавын” басарлык хезмәтләргә бай  булсын дигән теләктә калабыз.

Материал,фото: Сиринә Шәфигуллина.

Казан шәһәре, Идел буе районы, 52 нче номерлы  

гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ