Логотип Магариф уку
Цитата:

«Аҗаган» балаларга да кызык

Кама Тамагындагы Кадет интернат-мәктәбендә «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды, анда районнан 12 команда катнашты.

– Бу ярышларда кече һәм өлкән яшьтәге укучылардан торган командалар  катнашты, районның дүрт мәктәбе – икешәр , калганнары берәр төркем булып чыгыш ясады. Өлкәнрәкләр  автоматны сүтеп җыюда, кече яшьтәге төркемнәрдәгеләр противогаз киюдә үз осталыкларын күрсәтте. Каршылыклар полосасын өлкән  төркемдәгеләр үттте, беренче медицина ярдәмен күрсәтү ярышларында барлык командалар да катнашты,  – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Энҗе Гыйниятова.

Иң кызыклысы – каршылыклар полосасын узу иде, өлкән командалар аны тизлеккә үтте. Бу дисциплинада беренче урынны Рудник мәктәбе спорт сөючеләре яулады,  кече яшьтәге төркемнәрдә  икенче урынны Затон мәктәбе командалары алды. Гомуми ярыш нәтиҗәләре буенча кадет мәктәп-интернаты командалары җиңүче булды, алар 13 майда  Буа шәһәрендә узачак зона этабында район данын яклап чыгыш ясаячак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ