Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәй аенда «Чаткылар» музыка фестивале узачак

10–14 июльдә «Шәрык клубы» комплексы ишегалдында беренче тапкыр «Чаткылар» музыка фестивале уза. Бу хакта Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль программасы кысаларында, тамашачылар Камал театры оркестры концертлары, чакырылган солистлар, коллективлар һәм театр артистларының чыгышларын карый алачак. Моннан тыш, музыкаль спектакльләр дә тәкъдим ителәчәк.

Беренче көнне фестивальнең ачылыш тантанасы узачак. Г. Камал исемендәге театр оркестры узган сезонның иң яхшы номерлары белән чыгыш ясаячак. Программа буенча, 11 июльдә "Дөньяның бердәм телендә" камера музыкасы концерты, 12 июльдә «Алмаш»  балалар музыкаль һәм театр коллективлары концерты, 13 июльдә «Башмагым» музыкаль спектакле көтелә.
 
14 июльдә узачак фестивальнең ябылу тантанасында театр оркестрының  "Яңа" дип аталган ясалма интеллектка корылган концерты үтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ