Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада мәктәп ашханәләрен ремонтлауга акча кызганмыйлар

Җәйге каникул чоры булуга карамастан, Алабуга районы мәктәпләрендә бу көннәрдә зур җанлылык. Тик аларда хәзергә укучылар урынына төзүчеләр хуҗа. Быел Алабуганың 14 мәгариф учреждениесендә (алар арасын...

Җәйге каникул чоры булуга карамастан, Алабуга районы мәктәпләрендә бу көннәрдә зур җанлылык. Тик аларда хәзергә укучылар урынына төзүчеләр хуҗа. Быел Алабуганың 14 мәгариф учреждениесендә (алар арасында мәктәпкәчә булганнары да бар) төрле төзекләндерү эшләре бара. Мәсәлән, районның биш мәктәбендә азык-төлек блокларын ремонтлыйлар. Эшләр республика программасы буенча бара. Татарстан бу максатлар өчен 23 млн сумга якын акча җибәргән. Әлеге акчаның беркадәр өлеше мәктәп ашханәләре өчен яңа җиһазлар сатып алуга тотылачак. Балалар бакчаларында исә түбә һәм җилләтү шахталары төзекләндерелә. Каладагы 26 нчы һәм 28 нче бакчаларда эш төгәлләнгән инде, башкаларында да август аена кергәнче тәмамланачак. Районның Морт, Олы Шүрнәк, Иске Юраш мәктәпләре,  Алабугадагы 4 нче гимназия, Тарловкадагы 11 нче мәктәп укучылары яңа уку елында яңартылган ашханәләрдә туклана башлаячак. Беренче көннәрдә әле үз ашханәләрен танымый ук торырлар.
Районның башка мәктәпләрендә дә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Әйтик, Алабуганың 10 нчы лицеенда нефтьчеләр гранты ярдәмендә санитария бүлмәсен яңарталар, ә 8 нче мәктәптә информатика кабинеты төзекләндерелә. Танайка урта мәктәбендә җирле бюджет хисабына юл һәм койма ремонтлана.
Бу эшләр төрле чыганаклардан финанслана. Мәсәлән, берьюлы алты бакчада һәм бер мәктәптә эшләр җирле бюджет хисабына башкарыла. Моның өчен 10,5 млн сумга якын акча каралган.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ