Логотип Магариф уку
Цитата:

Алдагы өч көндә юлга чыкмавыгыз хәерле

Республикада бу өч көндә айлык норманың 33 – 78 проценты күләмендә явым-төшем генә яуган. Бүген инде кышкы табигать беркадәр тынычланды кебек, гадәти кыш көнен хәтерләтә.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин үз чыгышында кайта-кайта шул хакта кисәтте һәм журналистлардан бу хәбәрне массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка җиткерүне сорады.


Бу атна башыннан өч тәүлек дәвамында, 15 – 17 гыйнвар көннәрендә, Арктика циклоннары алып килгән күз ачкысыз кар-буранның никадәр мәшәкать тудырганлыгын күпләр үз җилкәсендә татыгандыр. Юлда кар көртләре чолганышында кышкы буран белән күзгә-күз калган шофёрлар һәм пассажирларга бигрәк тә җитди сынау булды, бигрәк тә кичәге чәршәмбе көне. 


Республикада бу өч көндә айлык норманың 33 – 78 проценты күләмендә явым-төшем генә яуган. Бүген инде кышкы табигать беркадәр тынычланды кебек, гадәти кыш көнен хәтерләтә. Тик бу гыйнвар ае табигатенең чираттагы катаклизмы алдыннан беркадәр «тәнәфес» ясап алуы гына икән. Шуңа да аны табигатьнең чираттагы һөҗүменә әзерләнү өчен файланып калу мәслихәт. 


Алдагы өч тәүлектә, 19 – 21 гыйнвар көннәрендә, күпләп кар явуы дәвам итәчәк. Татарстанда 25 – 35 мм кар явар дип көтелә, бу – айлык норманың 60 – 70 проценты күләмендә. Синоптиклар 19 гыйнварда иртән һәм көндез буран һәм секундына 15 – 20 метр тизлектә җил фаразлый, аерым районнарда җил секундына 24 метрга кадәр көчәергә мөмкин, дип кисәтә. Төнлә һава температурасы -15 – 20 градуска кадәр төшәчәк. Иртән җылытып, термометр баганалары көн дәвамында -1 – 6 градуска кадәр күтәреләчәк. Шимбә-якшәмбе көннәрендә җепшек кар, буран һәм секундына 15 – 20 метрга кадәр тизлектә көчле җил көтелә.  Шуңа да җомга-шимбә көннәрендә, бик тә ашыгыч эшләрең булмаганда, машинада юлга чыкмавың хәерле. 


Бу ял көннәрендә республикабызда балалар катнашында уздырылырга планланлаштырылган спорт ярышлары, күңел ачу чаралары да башка вакытка күчереләчәк.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ