Җәлилчеләрне искә алдылар
Бүген Казанда Җәлилчеләрне искә алу тантанасы булып узды.Бу көнне, 1944 елда, Өченче рейхның II империя суды карары нигезендә, фашистларга каршы пропаганда һәм Алманиянең хәрби куәтен какшатуда гаепләнгән 11 татар гильотинада җәзалап үтерелә. Аларның исемнәре халкыбыз тарихына мәңгегә кереп калды.
Төшкә кадәр Муса Җәлилнең музей-фатирында «Кайнар йөрәк моңнары...», шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышланган чара булып узды. Күргәзмәдә аның исән чактагы басмалары тәкъдим ителде.
12:00 сәгатьтә исә, Муса Җәлил һәйкәле янында 1 Май мәйданында гомумшәһәр шигъри митингы һәм чәчәкләр салу тантанасы булып узды.
Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» V Халыкара музыкаль-шигъри фестивале җиңүчеләренең концерты узачак.
Автор фотолары





Комментарийлар