Логотип Магариф уку
Цитата:

А.М. Родченко олимпиадасына барасыңмы?

10 –13 апрельдә Казанның Тимирясов исемендәге инновация университетында дизаин буенча А.М. Родченко исемендәге V Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узачак.

А.М. Родченко исемендәге әлеге олимпиада балалар сәнгать һәм архитектура мәктәпләрендә, колледж һәм техникумнарда укучыларны җәлеп итә. «Киләчәктә дизаин, сынлы сәнгать һәм архитектура юнәлешен сайларга ниятләгән сәләтле яшьләр өчен бу бик мөһим мәйдан. Олимпиада нәтиҗәләре укырга кергәндә өстәмә баллар бирергә дә мөмкин. Шәкертләре олимпиадада җиңгән яки призер булган балаларның укытучылары исә, беренче яки югары квалификациягә  аттестация узганда,  әлеге нәтиҗәләрне файдалана ала», – диләр  оештыручылар. 

Олимпиада  кысаларында төрле тренинглар, иҗади секцияләр, мастер-класслар узачак. 

Олимпиада иртәгә 11 апрель көнне 14:00 сәгатьтә университет ( Мәҗит Гафури ур., 46а)  холлында старт ала.

0+

Фото: Сайт КИУ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ