Логотип Магариф уку
Цитата:

Ана капиталы индексацияләнәчәк

1 февральдә ана капиталы 7,4 процентка индексацияләнәчәк.

2024 елның 1 февралендә ана капиталы 7,4 процентка индексацияләнәчәк. РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин ведомство коллегиясе утырышында шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Беренче балага ана капиталының күләме 630,4 мең сум тирәсе, икенче балага 833 мең сумнан артык тәшкил итәчәк», - диде докладчы.

Вафин сүзләренчә, 2007 елдан 408,6 мең дәүләт сертификаты бирелгән, шуның 23,3 меңе – узган елда. Ана капиталын алучыларның күбесе аның акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлтә, дип искәртте спикер.

2020 елдан сертификатлар, яңа туган сабыйга бирелгән индивидуаль шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС) кебек үк, актив режимда рәсмиләштерелә. Ике документ та ананың Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына килә.

Элегрәк Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән 1 февральдән кырыктан артык түләү һәм пособие индексацияләнәчәк, бу илдә яшәүче 20 миллионга якын кешегә кагылачак.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ