Логотип Магариф уку
Цитата:

Әниләр көненә – бәйрәм концерты

Безнең илдә Әниләр көненең бәйрәм буларак билгеләп үтелә башлавына чирек гасыр булса да, чит илләрдә аны байтак ук элегрәк бәйрәм итә башлаган булганнар. Әниләр көненең килеп чыгу тарихы узган гасырла...

Безнең илдә Әниләр көненең бәйрәм буларак билгеләп үтелә башлавына чирек гасыр булса да, чит илләрдә аны байтак ук элегрәк бәйрәм итә башлаган булганнар. Әниләр көненең килеп чыгу тарихы узган гасырларга ук барып тоташа.


 
Быел бу бәйрәм безнең илдә 26 ноябрьгә туры килде. Урта Кирмән урта мәктәбе дә, балалар бакчасы коллективы да читтә калмады әлеге бәйрәмнән – укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр, укучы балалар, бәйрәм хөрмәтенә зур концерт программасы әзерләп, авыл мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелделәр. Инглиз теле укытучысы Ләйлә Азат кызы Шәмсетдинова төзегән программа буенча һәркемгә талантын күрсәтерлек чыгышлар куелган иде. Ялгыз номерлар белән күмәк чыгышлар үрелеп барды. Әниләргә багышланган шигырь һәм җырларны укучылар аерата яратып башкарды.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә өлкән абый-апаларыннан калышмады. Тәрбиячеләренең ныклап тырышканы сизелеп тора. Укытучылар әзерләгән чыгышларны да залдагы әниләр, җылы кабул итеп, алкышларга күмде. Ахырдан укучылар әниләренә үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Үзешчән “артистлар” да, тамашачылар да бәйрәм киченнән канәгать калдылар.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ