Логотип Магариф уку
Цитата:

Апрельдә татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен фестиваль узачак

Бала-Сити халыкара мультилингваль балалар бакчасында татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен фестиваль узачак.

2024 елның 13  апрелендә Бала-Сити халыкара мультилингваль балалар бакчасында татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен фестиваль узачак. Фестиваль ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге хәбәр итә.

Фестивальнең максаты – Татарстандагы балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр бердәмлеген булдыру; тәрбиячеләрне заманча, алдынгы педагогик кейслар белән таныштыру, практик юнәлешле педагогик чара үткәрү; татар телендә укытуның сыйфатын үстерү барышында барлыкка килгән проблемаларны чишү, тәкъдимнәр буенча фикер алышу мөмкинлеген булдыру.

Оештыручылар әйтүенчә, фестивальнең масштабы елдан-ел үсә. Аның эшчәнлеген тагын да камилләштерү өчен, спикер буларак мастер-класс белән чыгыш ясарга әзер мөгаллимнәрне чакыруда ярдәм сорыйлар. 

Эш тәҗрибәләре белән уртаклашырга теләүче укытучыларга 2024 елның 31 мартына кадәр онлайн-гариза буенча https://forms.gle/frfchRAV4prVg6jF7 эш үрнәкләрен видеога төшереп җибәрергә кирәк.

Мастер-класс буенча таләпләр:
– видеоның вакыты 20 минуттан да артмаска тиеш;
– видео горизонталь форматта төшерелгән булырга тиеш;
– видео эшләр MP4 форматында булырга тиеш.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ