Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апуш»лар яңа спектакль тәкъдим итә

21 февраль көнне «Апуш» татар балалар театр студиясенең Ленин исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче төркеме Туган тел көнендә премьера тәкъдим итә.

 

«Нәрсә соң ул театр?» дибез... Бинасына керергә, спектаклен күрергә, артистларын алкышларга, пьесасын укырга мөмкин. Ә театр үзе ни ул? Кайда ул? Ул нинди субстанция? Ни өчен аны бөтен кеше дә ярата: байлар да, ярлылар да. Кеше нинди генә кәсеп белән шөгыльләнмәсен, аның гомеренә бер генә мәртәбә булса да, сәхнәгә менеп карыйсы, аның могҗизасын тоясы килә. Һәрхәлдә, күпләр шулай ди. Бәлки театр, чыннан да, могҗизадыр? Бәлки ул бөек сердер? Ә бәлки бары тик уен гынадыр? «Мәкәрҗәдә театр» спектакле әнә шул  сорауларга җавап  эзли, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

Тамашачы хозурына Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең татар пьесалары мотивлары буенча инсценировкасында «Мәкәрҗәдә театр» спектакле тәкъдим ителәчәк. 

Куелышның режиссерлары – Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова. Спектакльгә көйләрне Зөлфия Вәлиева һәм музыка бизәлеше белән аранжировка өчен җаваплы Нияз Вәлиев иҗат итте. Сценограф, рәссам – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев. Ут куючы рәссам – Тәлгать Латыйпов.

Яшь артистларны премьерага студия остазлары – актерлык осталыгы һәм сәхнә теле педагоглары Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова, педагог-хореограф Сергей Александров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова әзерләде. 

1908 елның август аенда Казан сәүдәгәрләре, байлары, пароходка утырып, Мәкәрҗә ярминкәсенә җыелыша. Шул ук вакытта ярминкәгә Казаннан «Сәйяр» труппасы артистлары да гастрольләр белән килеп төшә. Татар байлары да, аларга ияреп килгән асраулар да театрның нәрсә икәнен үз күзләре белән күрәселәре килә... Барганнармы? Күргәннәрме? Керткәннәрме?  Анысын  килгәч, үз күзләрегез белән күрерсез, дип хәбәр итә «Апуш»лар.


6+

Фото «Апуш» татар балалар театр студиясе архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ