Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча укучылары «Смешариклар»ны татарчага тәрҗемә иткән

Арча районы Кенәр мәктәбе укучылары «Смешарики» мультфильмын татарчага тәрҗемә иткән.

Арча районы Кенәр мәктәбе укучылары, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге катнашучылары"Смешарики" һәм "Лунтик" мультфильмын татарчага тәрҗемә иткән. Бу хакта «Алдынгылар хәрәкәте»нең PR-белгече Екатерина Ибряева хәбәр итә.

«Кордебалет» сериясен эшләгәндә, түбәндәге укучылар катнашкан: монтажер – Ильяс Төхфәтуллин, Крош – Айзилә Хөсәенова, Ежик – Айсылу Хөсәенова, Ябалак – Лилия Мөхәммәтшина, Копатыч – Ильяс Төхфәтуллин, Нюша – Диана Корейкина, Кар-карыч – Йосып Хафизов, Пин – Ильяс Төхфәтуллин.

Балалар бу процесс белән шулкадәр мавыгып киткән ки, "Смешарик"ларны тәрҗемә иткәч, алар "Лунтик" мультфильмына тотынганнар. Инде аның да бер сериясен татарчага тәрҗемә итеп тавышландырырга өлгергәннәр. «Радио передача» сериясендә  монтажер – Ильяс Төхфәтуллин, Лунтик – Мәрьям Галиева, Кузя – Рәйхан Хәбибуллин, Вупсень – Лилия Мөхәммәтшина, Пупсень – Әмир Җиһаншин, Пескарь Иванович – Йосып Хафизов, Шнюк – Ильяс Төхфәтуллин, Мила – Алия Монасыпова.

Фотода мультфильмнан кадр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ