Ата-аналар комитетлары акча җыюны туктатырга тиеш
Ата-аналар комитеты нигезләмәсенә әнә шундый мәҗбүри пункт өстәләчәк. Бу хакта бүген ата-аналарның республикакүләм интернет-җыелышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Тат...
Ата-аналар комитеты нигезләмәсенә әнә шундый мәҗбүри пункт өстәләчәк. Бу хакта бүген ата-аналарның республикакүләм интернет-җыелышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.
Казанда ата-аналарның интернет җыелышы беренче тапкыр 17 ноябрьдә үткән булса, бүген аның чираттагысы булды.
“2017 елда шундый эчтәлектәге 600 шикаять кабул ителде. Узган ел 2 мең гариза кергән иде. Кызганыч, мәгариф өлкәсендә дә ришвәтчелек фактлары кимеми”,- диде Гөлнара Габдрахманова.
Аның сүзләренчә, 1976 нчы елдан бирле комитет эшчәнлеге хакындагы нигезләмәләргә бернинди үзгәрешләр кермәгән. Ата-аналар комитетлары белән аңлату эшләре алып барылырга тиеш, алар үз балаларын кирәгеннән артык кайгыртып, башка ата-аналардан да мәктәп кирәк-яракларына һәм башка ихтыяҗларга акча җыюны дәвам итә.
Шунысы да мөһим, ата-аналарның интернет-җыелышы –Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән министрлык каршындагы Иҗтимагый советның уртак инициативасы. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова бу интернет-җыелышны уздыру идеясе ата-аналарга балаларны тәрбияләүдә ярдәм йөзеннән туганын билгеләп үтә.
Алдагы җыелышлар 2018 нче елның 19 гыйнвар, 16 февраль, 23 март, 10 апрель, 18 май һәм 18 июнь көннәрендә узуы көтелә.
Комментарийлар