Логотип Магариф уку
Цитата:

«Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышлары узды

Болгар шәһәрендә «Ага Базар» Халыкара этномәдәни фестиваль кысаларында «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышлары узды. Ярышта республикабызның Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Киров өлкәсенең...

Болгар шәһәрендә «Ага Базар» Халыкара этномәдәни фестиваль кысаларында «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышлары узды.

Ярышта республикабызның Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Киров өлкәсенең Малмыж районы командалары катнашты.
Уен бөек шагыйрь Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланды. Командалар тизлеккә такмаклар язды, бирелгән сүзләрдән шигырьне танып белделәр, «Йөзек салыш» уеннында катнаштылар һәм «Аулак өй», «Балага исем кушу» йолаларын күрсәттеләр.
Барлык катнашучылар 1нче дәрәҗә Дипломга лаек булдылар, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң зур бүләк- командалар Санкт-Петербургка сәяхәткә чакыру алды, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ