Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбендә уку начармы?

Республикабызда гына түгел, бөтен Рәсәйдә авыл мәктәпләрен реструктуризацияләү, ягъни үзгәртеп кору бара. Ниндидер уңай бурычларны алга куйса да, бу күренешнең тискәре яклары да юк түгел, һәм аңа мөнә...

mirputeshestvij.mediasole.ru


Республикабызда гына түгел, бөтен Рәсәйдә авыл мәктәпләрен реструктуризацияләү, ягъни үзгәртеп кору бара. Ниндидер уңай бурычларны алга куйса да, бу күренешнең тискәре яклары да юк түгел, һәм аңа мөнәсәбәт тә төрле. Әлбәттә, балалар азайган шартларда һәр авылда унъеллык мәктәпне түгел, сигезьеллыгын да саклап калып булмыйдыр. Шул ук вакытта һичьюгы перспективада балаларның артуы күздә тотылганда, бигрәк тә район үзәкләреннән ерак урнашкан авылларда, мәтәпләрне саклап калырга кирәк. 


Җитәкчелек белем бирү йортлары системасына заман алып килгән үзгәрешләрне икътисади як белән генә түгел, балаларның конкурентлык сәләтен көчәйтергә кирәклек белән дә аңлата. Бу – шактый катлаулы мәсьәлә. Бер яктан, күп балалы сыйныфларда алар үзара ярышып, бер-берсен узарга тырышып укый кебек, әмма даими рәвештә ярыш шартларында яшәү баланың рухи халәтенә генә түгел, физик сәламәтлегенә дә зыян сала.  Билгеле ки, сыйныфта һәркем үзен рәхәт хис итсен өчен, балалар саны оптималь булуы яхшыдыр. Бер генә ата-ана да үз күз нурының күп балалы класста укуын да, этеш-төртешле балалар бакчасына йөрүен дә теләми.


Әле мин бала чакта – совет заманында бары тик бишлегә генә укыган бер туганыбызны зур шәһәрдә көчле укучылардан гына торган математиклар мәктәбенә сайлап алганнар иде. Ярыша-ярыша уку ахыр чиктә аның писхикасына сукты. Ул, кызганыч ки, авыруы көчәеп китү аркасында, инде арабызда да юк… Укып бетергәч тә, нинди тирән белемгә ия булуына карамастан, туганым үзенә лаек эш таба алмады һәм моны бик авыр кичерде. Гади мәктәптә калган, билгеләре бераз кайтышрак абыйсы исә зур дәрәҗәләргә иреште, күтәрелде, күчеп киткән илендә данлыклы кешегә әверелде. Укучылар арасында сәламәт конкуренция кирәк дип гел язып торабыз, әмма аның сәламәт очракларын табу шактый кыен.


Гомерем буе укытып та, бер-берсенең уңышларына бик сөенгән, һәрвакыт үзара ярдәмләшкән отличникларны очратырга туры килмәде, ә менә эчке көнчелектән янганнарны еш кына хасталык дәрәҗәсендәге көнләшүдән арындыру белән шөгыльләндем. Яхшы укучылар үзләреннән йомшаграк укучыларга, хәтта бик начар укучыларга ярдәм итүне хубрак күрә, ә менә тиңдәшләренә башкачарак мөнәсәбәт күрсәтә. Бу бигрәк тә кызлар арасында шулай. Әлбәттә, балалар белән ныклап аралашмаган, психолог талантына ия булмаган укытучылар аны сизмәскә дә мөмкин. Әле ул шәһәрдә, әле монысында нык аерылып торган отличникларга, шулай ук тәртипле кызларга карата әллә нинди явыз гамәлләр кылыну турында хәбәрләрне ишетеп тә, хәтта күреп тә беләбез. Шунлыктан балалар үзләре үк соры масса эчендә калырга тырыша, “ботаник” буласылары килми. Татар авылында үскән балалар үзара дусрак, аларда зур эчке көнчелек, чиксез явызлык юк. Алар тыныч шартларда укый, димәк, белемне дә яхшы үзләштерә ала. Аннары туган авылында укыган балага җан тынычлыгы хас.


Авылда яшәп, шәһәргә белем алырга килгән яисә йөргән балага шактый авырга туры килә, чөнки ул бөтенләй башка тирәлектә тәрбияләнгән, зур һәм чуар коллектив эчендә үсмәгән. Аның балалар бакчасындагы иптәшләре дә тумыштан таныш, ә тәрбиячеләре туганга әйләнеп беткән.  Ул бакчадан тыш вакытта да алар белән еш очрашкан, уйнаган, аралашкан. Башта авыл мәктәбендә укыган, соңрак кына шәһәрнекенә күчкән балалар еш кына югалып кала, яңа шартларга озак күнегә, аңа ярышып укырга тотынудан да битәр, яңа коллективта үзенә уңай мөнәсәбәт яулыйсы бар. Әгәр, чыннан да, зур белем белән килгән икән, бәлки, коллектив мәхәббәтен яулар, ә бәлки моңа кадәр беренчелектә барганнарның ачуын гына китерер…


Соңгы вакытта төрле каналлардан талантлы балалар  турында тапшырулар күрсәтәләр. Шуларның иң зур уңышка ирешкәннәре –  мәктәпкә йөрмәүчеләр, өйдә белем алучылар. Беришләрен бала вакытларыннан ук махсус белгечләр тәрбияләгән, кайберләренә чит телләрне өйрәтүне ике айдан ук бишек янында башлаганнар. Бернинди конкуренция дә булмаган югыйсә, ә сабыйлар әллә нинди уңышларга ирешкән. Баласын өй шартларында укыткан өчен йөзәр мең түләп, берничә репетитор тоту бик азларның гына хәленнән килә.  Икенче яктан, бала бит әле социаль тирәлектә яшәргә дә күнегергә тиеш. Кыскасы, теге яки бу күренешнең уңай якларын атый гына башлыйсың, шунда ук тискәреләре дә ачыла башлый.


Мин, күпләрдән аермалы буларак, аз балалы сыйныфларда конкурентлык тагын да зуррак дигән карашта торам, чөнки укытучының һәр балага бүлеп бирелгән вакыты күбрәк була. Укытучыдан бик күп нәрсә тора. Әгәр ул чын педагог, киң карашлы мөгаллим икән, аның шәкерте  дә тормышта үз урынын җиңелрәк табачак.


Элек кечкенә авылларда үскән балалар, зур кеше булырга хыялланып, тырышып укый һәм теләгенә дә ирешә иде. Андый авылларда, кеше башына исәпләгәндә, югары белемлелеләр саны зуррак була иде. Баланың кайда укуыннан битәр, кемнән белем алуы, үзенчәлекле холык сыйфатлары, гаиләсенең ниндилеге, аңа нинди таләпләр куюы, аннан нинди нәтиҗәләр көтүе мөһим.


Кызганыч ки, баланың авылда укытучыны сайлау мөмкинлеге бөтенләй юк. Шәһәр балалары, әлбәттә, яхшы укытучылар белем биргән мәктәпкә йөри ала.  Әле бит шул ук мәктәптә дә төрле дәрәҗәдәге белемгә ия укытучылар хезмәт итә, балаңа кайсы мөгаллимнең эләгүе еш кына – бәхет эше. Ата-аналарның баласын беренче сыйныфка илткәндә теге яки бу укытучыга тапшыру өчен көрәшкәнен барыбыз да белә, әмма югары классларда укучылар инде предмет белгечләрен сайлау ирегеннән кайда да тулысынча мәхрүм. Инде дә башкалардан аерылып торган уку йорты булмаса? Авыл баласы көн дә ерак юллар узып йөргән мәктәп моңа кадәр үзенә белем биргәненнән дә йомшаграк булса? Монда нинди конкурентлык турында сөйләшергә мөмкин.


Кайбер авыл баласының имтиханнарда түбән нәтиҗә күрсәтүе йорт эшләренә күбрәк катнашуына да, мәктәбенең яңалыгына-искелегенә дә кайтып калмый, әйткәнемчә, белем биргән укытучыларының кемлегенә, өстәмә белем бирүче оешмаларга йөри алу-алмавына, мәктәптә тиешле белемне үзләштермәгәндә, репетиторлар табу-тапмавына бәйледер. Авылда хәзер арт бакчаларында бәрәңге дә үстермәгән кешеләр күп. Сыер асраган кеше сирәк, инде балалар да ата-аналары урынына җәен-кышын колхоз эшенә йөрми ләбаса! Көзен ике-өч ай бәрәңге чүпләүләр күптән онытылды. Укып белем алырга бөтен мөмкинлекләр дә бар сыман...


Мин – авыл баласының авылда укуы тарафдары. Үзем белән янәшә эшләгән хезмәттәшләрем һәрвакыт авылныкы иде. Берсе дә югалып калмаган, зур галим булган бит, чөнки югары уку йортларына керү, кемдер булу хыялы белән үскәннәр. Район үзәкләрендә, зур калаларда бар укытучылар да бик яхшы укыта дигән сүз түгел бит. Шәһәр балаларына репетиторлык хезмәте күрсәткән авыл укытучыларын да беләм. Мәктәпләре ябылгач, алар тормышларын шул эш ярдәмендә алып баруга күчтеләр.  Югыйсә андыйлар үз авылы балаларына нинди файда китерер иде.


Конкурентлык дигәннән, әлбәттә, сыйныфларның кечкенәлеге, мәктәптә укучылар саны азлык, беренче чиратта, физкультура укытучылары өчен зур кыенлык тудыра. Әйтик, авыл мәктәбенең һәр сыйныфында унлап бала утыра ди, шуларның сигезе теге яки бу хасталыгы хакында белешмәгә ия булса? Инде һәрберсе сәламәт булса да, алардан команда оештыру өчен сайлау мөмкинлеге калмый, барысын да ярышка алып китәсең. Авыл укытучылары спорт ярышларына катнаштырырлык балалар таба алмыйча тилмерә, андый команда нинди нәтиҗә күрсәтсен?!


 Хәзер кешенең кара һәм авыр хезмәттә казганасы килми. Димәк, авыл халкын гомере буе йөк тарткан ат вазифасыннан азат итәргә, районнан ераграк урыннарда да эшләгәненә лаек хезмәт хакы белән тәэмин итәрлек предприятиеләр ачарга кирәк.


Зур мәктәпләргә туплану, конкурентлыкны көчәйтүдән битәр, авылда яшәргә җыенганнарның да күчеп китүенә этәргеч булачак. Мәктәпсез авылның киләчәге юк. Хәзерге авыл ул газ торбалары килгәндә, эчәр суы тәмле һәм саф булганда, мәктәп, почта, кибет, клуб һәм яхшы юл белән тәэмин ителгәндә генә яши.


Татарстанда гомумбелем бирү учреждениеләрен модернизацияләү бара. Ул шактый каты режимга куелган. Мәктәпне җан башыннан тәэмин итү шартларында шулай ук балалар конкуренциясеннән битәр, мәктәпләрнең үзара көрәше башланды, әлбәттә, ул көрәштә 80 бала туплый алмаганнарның хәле шактый мөшкел.


Күп кенә республикаларда милли мәктәпләр генә түгел, урысча белем бирә торганнары да ябыла. Аларның матди базасы начар булуы хакында еш язалар. Аллага шөкер, Татарстаныбызда һәр мәктәп нык каралган, дәреслекләр белән дә, компьютер класслары һәм башкалар белән дә тәэмин ителгән, тиешле дәрәҗәдә җиһазландырылган. Боларны исәпкә алырга, авыл мәктәпләребезнең мөмкинлекләре чикле дип карамаска, аларда белем бирүче тәҗрибәле укытучыларны югалтмаска иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ