Логотип Магариф уку
Цитата:

Әхлак тәрбиясенең роле

Балтач районының Нурсил Нурислам улы Заһидуллин җитәкчелегендәге Салавыч күппрофильле лицеенда «Мәктәптә әхлак тәрбиясенең роле» дигән темага әхлак укытучыларының республика семинары узды.

 Чарада   әхлак укытучылары, авыл имамнары, Татарстан Республикасыныӊ Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, галим, шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе  Рифат Җамал һәм  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,  Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе,  Җамал Вәлиди исемендәге премия лауреаты шагыйрә һәм язучы Рифә Рахман катнашты.

–Әхлак тәрбиясе районда Җәлил хәзрәт Фазлыев башлангычында оештырыла һәм ул дәрестән тыш эшчәнлек буларак алып барыла. Салавыч лицеенда әлеге  үтә дә кирәкле юнәлешне  башлангыч сыйныфлар укытучысы Хиндия Мансур кызы Габделхакова алып бара. Ул уздырган чараларга киӊәшмә кунаклары зур бәя бирде. Укучылар үзләренең әхлаклы, тәрбияле, белемле булуларын күрсәттеләр. Семинар кысаларында 3 нче сыйныфта “Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?» дип исемләнгән ачык дәрес һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Тамчы-шоу» интеллектуаль уены да күтәрелгән теманың әһәмиятен, тирәнлеген күрсәтте,– ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөбәрҗәт Шаһидулла кызы Фатыйхова.

Авыл мәктәбенә «тере» язучыныӊ  килүе ул – үзе зур бер вакыйга. Шуңа күрә дә мәктәптә бу форсатны кулдан ычкындырмадылар. Семинарның икенче өлешендә Рифә Рахман һәм Рифат Җамал укучылар кызыксынган сорауларга җавап бирделәр, шигырьләрен укыдылар.    Рифә Рахман укучыларга: «Мин сезне милләтнеӊ киләчәге итеп күрәм», –дип өмет багласа, Рифат Җамал укучыларны беркайчан да эштән курыкмаска, һәрвакыт хәрәкәттә һәм гыйлем юлында булырга чакырды. Җәлил хәзрәт үз чиратында «Саклагыз нигез ташын» дигән үгет-нәсыйхәте белән  чарага йомгак ясап, әхлак укытучыларына милләтнеӊ киләчәген зур җаваплылык тоеп, үз җилкәләренә алырлык  укучылар тәрбияләү бурычы куйды.

Алсу Фәрдиева фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ