Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәйрәмгә нәтиҗә ясала

Татарстанда 6, 5 меңнән артык бәйрәм чаралары оештырылган...

Кышкы каникул вакытында Татарстанда 6, 5 меңнән артык бәйрәм чаралары оештырылган. Бу хакта журналистларга бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

 

Республикада кышкы каникул вакытында оештырылган бәйрәм чараларына 800 меңнән артык тамашачы килгән. Мәгълүм булганча, Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанның барлык мәдәни учреждениеләре дә эшләде. Кунаклар өчен мастер-класслар, күргәзмәләр оештырылды. Республика театрлары, музейлар, китапханә, күргәзмәләр залында мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен төрледән-төрле тамашалар тәкъдим ителде.

 

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: «Теләкләр чыршысы» акциясе елдан-ел киң колач ала. Әлеге акциядә депутатлар, министрлардан тыш, гади халык та катнаша башлады. Мөмкинлекләре чикле балалар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен төрледән-төрле күңел ачу чаралары үткәрелде. Мәдәният министры белдергәнчә, иң мөһиме, һәр баланың күңеленә барып җитү максаты куелган иде.

 

Быелгы бәйрәм чаралары эчтәлеге ягыннан да аерылып торды. Республиканың төрле районнарында гадәти Чыршы бәйрәмнәреннән тыш, тематик концерт, кичәләр, музейларда күргәзмәләр, остаханәләр эшләде. Яңа ел беренче чиратта гаилә бәйрәме, ди Ирада Әюпова. Шуңа күрә төп басым гаилә чараларына ясалды.

 

Каникул вакытында салкын көннәр булуга карамастан, урамнарда да бәйрәмнәр оешкан төстә барды. Казанда бәйрәм программасына кертелгән кайбер проектлар тормышка ашмый калды, кайберләре кичектерелде.

 

 «Казан» гаилә үзәге янында урнаштырылган төп бәйрәм чыршысы янында 13 гыйнвар көнне 17:00 сәгатьтә зур тамаша көтелә һәм кышкы бәйрәм чараларына йомгак ясалачак.

 

Материал, фото: Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ