Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәсиха Кәшбиева: «Бала күңеле – ачылырга тиешле сер»

Укытучы ! Әлеге сүзне ишетүгә, минем үземнең беренче укытучым күз алдыма килә. Салмак кына сыйныфка килеп кергән укытучы тыныч, матур тавышы белән дәрес бирә. Беренче укытучым Хәкимә апа биргән дәресләр әле хәзер дә колагымда яңгырый. Укытучы хезмәтенә мәхәббәтне дә ул тәрбияләде миндә.

Авылда туып үскәнгә күрә, авыл җиренең көндәлек мәшәкатьләре таныш миңа. Иртән торып сыер савулар, көтү куулар, тавык-чебеш ашатулар һәм башкалар, һәм башкалар. Беркемгә дә сер түгел, авыл укытучысының көндәлек мәшәкате әнә шулай башлана. Ә инде мәктәп бусагасын атлап кереп балаларның якты йөзләрен, аларның чыр-чуларын ишеткәч, сабыйлар дөньясына кереп китәсең. Баланың борчу-шатлыклары, уңыш-уңышсызлыклары да үзеңнекенә әйләнә.

“Мәктәп – авыл көзгесе”, диләр. Бу чыннан да шулай. Чөнки синең һәр адымың, һәр хәрәкәтең кеше күз алдында. Шуңа күрә дә авыл укытучысы һәрьяктан үрнәк булырга тиеш. Аның гаиләсе дә, балалары да, ата-анасына булган мөнәсәбәте дә башкалар өчен өлге булсын. Авыл укытучысына хас сыйфатлар дип мин сабырлык, балаларга карата хөрмәт, балаларның күз карашларыннан ук әйтәсе килгән сүзләрен аңлау, гадел булу кебек сыйфатларны әйтер идем. Укытучы, әлбәттә, һәрдаим үз өстендә эшләргә, белемен күтәрергә тиеш. Заман артыннан ияреп барырга теләсәң, син компьютерда да эшли белергә, баланың һәр биргән соравына төгәл җавап бирә белергә дә тиеш.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак эш стажым әлегә бик аз дияр идем мин. Башкалар белән уртаклашыр тәҗрибәм дә әллә ни юк. Ә менә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак, дәрестән тыш чараларда мин укучыларның сәләтләрен, дәрес вакытында “яшереп” саклаган талантларын ачарга тырышам. Укучы дәрестә бер төрле, ә дәрестән тыш эшләрдә ул үзен гел икенче яктан ачып сала. Укуга сәләтле булмаган укучы җыр-бию, нәфис сүзгә оста булырга мөмкин. Баланың шул талантын күреп алу, аны үстерү өстендә эшләү дә хәзерге заман укытучысының бурычы дип саныйм мин. Укучы шәхесен төрле яклап ачу, аны үстерү, булган таланты өстендә эшләү балага начар гадәтләр турында уйларга вакыт калдырмый. Укытучы ярдәмендә бала үсә, үзен шәхес итеп тоя башлый.

Һәр бала – ул шәхес. Шуңа күрә дә ул үз туган мәктәбендә, туган авылында белем, тәрбия алырга тиеш дип уйлыйм мин. Бүгенге көндә авыл мәктәбендә балалар саны кимүгә таба барса да, гөрләп торган мәктәпләребез әле күп еллар ишекләрен ачып, балалар кабул итсен иде. Һәр авыл укытучысының биргән белемен үзләштереп, югары уку йортларында укып, туган авылында хезмәт куйсын иде дигән теләктә калам. Укытучының бәхете ул – үзе тәрбияләп үстергән балаларның уңышларын күрү, шул уңышларга сөенеп яшәү.

Нәсиха Нуретдин кызы КӘШБИЕВА, Минзәлә районы Габделхәй Сабитов исемендәге Югары Тәкермән төп мәктәбенең I  квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ