Логотип Магариф уку
Цитата:

«Балачак» вокаль конкурс-фестивале талантлы балаларны барлый

«Балачак» вокаль конкурс-фестивале быел да үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Яшь талантларны барлаучы проект быел дүртенче тапкыр оештырыла.

- Елдан-ел «Балачак» фестивале киң колач алып уздырыла. Һәр ел саен ниндидер үзенчәлекләр өстибез. Проектка шәрәфле кунаклар җәлеп ителә, Татарстан һәм Россиянең эстрада йолдызлары  чакырыла. Узган ел конкурска меңнән артык гариза килгән иде. Быел бу сан тагы да артыр, дип көтәбез, – диде фестивальнең төп оештыручысы – «Добро рядом» – «Изгелек янәшә» фонды җитәкчесе Радик Абдрахманов.
«Балачак» IV Халыкара вокаль конкурс-фестивале 9–10 апрель көннәрендә онлайн- форматта уза. Ә инде икенче турга узган конкурсантлар 3–4 май көннәрендә Казанга җыела. Биредә алар белән профессионаллар эшләячәк. Шулай ук бәйгедә катнашучылар өчен башкалада төрле күңел ачу программасы да әзерләнә,  педагоглар өчен дә  түгәрәк өстәлләр оештырылачак, диде оештыручылар. Ә 5 май көнне “Балачак” фестиваленең гала- концерты узачак. 
Исегезгә төшереп узабыз: фестивальнең максаты – үсеп килүче яшь буын арасында милли җыр культурасын үстерү һәм камилләштерү. «Балачак»ның бурычлары – яшь талантлы җырчыларны эзләү һәм барлау, үсеп килүче буынның иҗади үсешендә ярдәм итү, милли җыр культурасына уңай мөнәсәбәт формалаштыру, иҗади аралашу һәм башкаручылар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен уңай мохит тудыру.

Материал, фото: Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ