Татарстаннан физика укытучысы «Шәп тема» телешоуының ярымфиналына узды
Россия Мәгариф министрлыгы һәм «Россия» телеканалы «Шәп тема» («Классная тема») телевизион проектының бишенче сезоны ярымфиналистлары исемлеген игълан итте. Татарстаннан ярымфиналга Чистай кадет мәктәп-интернатының физика укытучысы Дарья Петрова үтте.
Быел проектта Россиянең барлык төбәкләреннән педагоглар катнашты. Конкурсантлар үз фәннәре буенча тест узды һәм видеовизиткалар тәкъдим итте. Экспертлар советы нәтиҗәләр буенча җиде фән юнәлеше буенча барлыгы 35 ярымфиналистны сайлап алды.
Ярымфиналистлар Мәскәүдә үтәчәк телевизион төшерүләрдә катнашачак. Аларның дәресләре проектның рәсми «ВКонтакте» төркемендә урнаштырылачак. Көз башында халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә җиде финалист билгеләнәчәк. Алар «Россия 1» телеканалында узачак финалда көч сынашачак.
Финалистлар өчен төп бүләк – «Россия – Культура» телеканалында авторлык танып-белү тапшырулары циклын әзерләү мөмкинлеге. Моннан тыш, алар белем бирү стажировкалары, фәнни-агарту сәфәрләре һәм проект партнерларыннан махсус бүләкләр алачак.
Фото: «Классная тема» шоуының ВКОНТАКТЕдагы рәсми төркеме





Комментарийлар