Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар өчен үзенчәлекле конкурс игълан ителде

Казанда шәһәрдә трамвай эшләтеп җибәрүнең 125 еллыгына багышлап, шәһәр транспортын популярлаштыру максатыннан «Казан шәһәрендә киләчәк трамвае» балалар рәсеме конкурсы игълан ителде.

Конкурс 5 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар өчен оештырыла. «Иң матур эшләр шәһәр трамвайларын бизәячәк», ди оештыручылар.

Конкурның шартлары болайрак: иҗади эш конкурс темасының эчтәлеген ачарга һәм А3 форматындагы кәгазендә ясалырга тиеш.  Иҗади эшне башкарганда карандашлар, фломастерлар, акварель, гуашь, акрил һәм май кебек буяулардан файдаланырга була. Моннан тыш, битнең икенче ягында катнашучы үзе турында мәгълүмат күрсәтергә тиеш: тулы исем, яшь, белем бирү учреждениесе һәм телефон номеры.

Конкурс эшләре 12  июльгә кадәр дәвам итә.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ