Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИны 2024 елда да тапшырачаклар

Бердәм дәүләт имтиханнарын 2024 елда үткәрү вакытлары билгеле булды.

БДИ тапшыруның төп чоры 23 майда башланачак, 1 июльдә тәмамланачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә. Белемнәрне вакытыннан алда 22 марттан 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин булачак, өстәмә чор 4 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр узачак.

БДИны беренчеләрдән булып 23 майда география, рус әдәбияты һәм химияне сайлаган чыгарылыш укучылары тапшырачак. Рус теле – 28 майга, база һәм профиль дәрәҗәдәге математика 31 майга билгеләнгән. Урта гомуми белем турында аттестатларны вакытында бирү мөмкинлеге булсын өчен, мәҗбүри фәннәр буенча имтиханнар башкалардан иртәрәк булачак.

Җәмгыять белеме буенча БДИ – 4 июньдә, тарих һәм физика буенча – 10 июньдә, ә биология һәм чит телләр буенча имтиханның язма өлеше буенча 13 июньдә узачак. Информатиканы тапшыручы чыгарылыш укучылары өчен имтихан ике көндә – 7 һәм 8 июньдә була. Традицион рәвештә чит тел буенча БДИның телдән өлеше дә бүленгән – алар 17 һәм 18 июньдә узачак.

20 июньнән 1 июльгә кадәрге чор резерв көннәр өчен билгеләнгән, дип хәбәр итә Рособрнадзорның матбугат хезмәте.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ