Логотип Магариф уку
Цитата:

Бердниковлар – гаиләләре белән рәссамнар

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Бердниковлар гаиләсенең сәнгать күргәзмәсе ачылды.

Республиканың мәдәни тормышында саллы урын биләп, сынлы сәнгатьнең бөтен юнәлешләрен – нәкыш, скульптура, графиканы колачлаучы рәссамнар династиясен тәбрикләргә Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин, Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев һәм сәнгать мәктәбе укучылары  килгән иде.

Укучыларның күпләп килүе табигый, чөнки гаилә башлыгы ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия сәнгать академиясе дипломанты, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Юрий Леонидович Бердников 35 еллап балаларга сынлы сәнгать серләрен төшендерә, Казанның 5 нче сәнгать мәктәбе директоры булып эшли башлавына да ике дистә еллап булыр.

Аның җәмәгате акварель остасы, танылган рәссам Татьяна Михайловна шулай ук озак еллардан бирле әлеге мәктәптә балаларга белем бирә. Уллары сынчы Павел Юрьевич, кызлары нәкышче Ольга Юрьевна – шулай ук әти-әнисе салган эздән кыю атлап, үз юлларын тапкан осталар. 

Людмила Рыбакова үз чиратында мондый иҗади династияләр әдәбиятта-сәнгатьтә аерым урын алып торуларына басым ясаса, Ренат Вәлиуллин исә: “Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле булып эшләгәндә безТатарстан Рәссамнар берлегеннән  елына икешәр күмәк күргәзмә кабул итә идек, анда да Бердниковларның эшләре аерым бер урын алып тора иде”, – дип билгеләп үтте. Иҗат, укыту белән генә дә чикләнми Бердниковлар, Татарстан Рәссамнар берлегендә идарә әгъзалары буларак, алар өлешенә тигән бурычлар да шактый. 


 

Фото: Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ