Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң гүзәл кеше

Еллар үтә, замана үзгәрә, буыннар алмаша. Ә ничә гасыр буе яңа буынга белем бирү өлкәсендә укытучының тоткан урыны алыштыргысыз булып кала бирә.

Авыл укытучысы... Ул авылда иң белемле, иң тәрбияле кеше булып кала бирә. Кешеләр иң катлаулы хәлдә калганда, җавап эзләп аның янына килә. Хәтта Интернеттагы җаваплар да, юрист киңәшләре дә канәгатьләндерми аларны. Остазның бер җылы сүзе, ягымлы карашы зур ярдәм булып тоела аңа. Ә баласы өчен зур җаваплылык тойган, аның кечкенә генә уңышы өчен чын күңелдән шатланган, гади генә уңышсызлыгы аркасында төн йокысын калдырган укытучы ата-ана өчен якын туганга, кадерле кешегә ничек әйләнмәсен инде?!

6–7 яшьлек сабый мәктәпкә керә һәм укытучы күз алдында, аның ярдәме белән әкрен генә фән нигезләрен өйрәнә. Укый-укый үсә, тәрбия ала, чын кеше булып формалаша. Ә укытучының чәчләренә чал төшә, маңгаенда буразналар тирәнәя бара, тик ул күңеле белән һаман яшь кала. Кайчакта авыл кешеләреннән «Сездә балалар акылы бит» дигән сүзләрне мин никтер гаепләү итеп түгел, олылау дип кабул итәм. Нишлисең, бу – безнең яшәү рәвеше. Балаларча фикер йөртеп, алар тормышы белән яшәмәсәң, аларны аңлап та булмыйдыр, мөгаен. Күп очракта үз-үзләрен тотышына иптәшләрчә кисәтү ясау күпкә отышлырак, зур көчкә ия була.

Хәзерге заман авыл укытучысы шәһәр укытучысыннан берничек тә калышырга тиеш түгел. Киресенчә, ул күпкә булдыклырак, белемлерәк тә булырга тиеш әле. Чөнки авыл баласының кызыксынуын канәгатьләндерү өчен аңа кайвакытта вуз галиме, судья һәм цирк артисты һ.б. роленә керергә туры килә. Әгәр бала алдында югалып каласың икән, ихтирамын яңадан яулау өчен, ай-һай, күп вакыт һәм тырышлык кирәк була.

Яңа заман укытучысына таләпләр тагын да югарырак булачак, дип уйлыйм. Чөнки замана үзгәрү белән ул чорда яшәүче кеше конкуренциягә сәләтле, мобиль, аралашучан, иҗади булырга тиеш. Мондый шәхес тәрбияләүне үзе төрле технологияләрне оста кулланучы, замана белән бергә атлаучы остаз гына булдыра ала. Шуңа күрә, минемчә, педагогия уку йортларына башка уку йортларына керә алмаган «көчкә өчкә» укыган абитуриентларны түгел, ә максатчан сайлап алынган педагогик хезмәткә сәләтле мәктәп укучыларын кабул итү зарури. Ә моңа күп кенә иҗтимагый оешмалар ярдәм итә алыр дип саныйм. Мәсәлән, балаларым һәм укучыларым бик яраткан «Сәләт» хәрәкәте. Иң элек бала биредә ял итә. Үскәч, сәләтлеләр әйдәманга тәкъдим ителә, махсус курслар үтә. Әйдәман булып эшләгәч тә, күз уңаеннан югалмый алар: төрле алан җитәкчеләре итеп билгеләнә. Гомумән, сәләтне үстерү буенча максатчан эшли «Сәләт».

Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә оптимальләштерү бара. Әйе, хәзерге заман техникасы белән җиһазландырылган мәктәпләрдә уку һәм укыту күпкә отышлы. Әмма моның кимчелекләре дә шактый. Ата-ана беренче класс укучысын да көн буена күз уңыннан югалта. Мәктәптә файдалы шөгыль табылса да, бала арый. Зурраклары моңа тиз ияләшсә дә, кечкенәләр өчен бу зур психологик тетрәнү дип уйлыйм. Кич белән ата-ананың да, баланың да инде уку белән шөгыльләнәсе килми. Минемчә, бала гомуми төп белемне ата-анасы янында торып алырга тиеш. Беренчедән, бала ата-ана игътибарын тоеп яши, икенчедән, ул, мәктәптән кайткач, ата-анасының кул арасына керә, эшкә өйрәнеп үсә.

Җырларда җырланган «иң гүзәл кеше» булып калу өчен укытучы белемен даими үстерергә тиеш. Хәзер моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.

Фәния Әсхәт кызы НАСЫЙХОВА,

Алексеевск районы Зур Тигәнәле урта мәктәбенең немец теле укытучысы 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ