Логотип Магариф уку
Цитата:

Бибинур Сабирова: «Төш гомеремне саклап калды»

Төмәндә яшәүче танылган журналист, мөгаллимә Бибинур Сабированың хикмәтле төшләр күрүе бары тик якыннарына, туганнарына гына мәгълүм. Төш – барыбыз өчен дә бер серле, могҗизалы күренеш. Һәркемгә дә аны юрау сәләте бирелмәгән...

Төмәндә яшәүче танылган журналист, мөгаллимә Бибинур Сабированың хикмәтле төшләр күрүе бары тик якыннарына, туганнарына гына мәгълүм. Төш – барыбыз өчен дә бер серле, могҗизалы күренеш. Һәркемгә дә аны юрау сәләте бирелмәгән. Төшләрнең тормышыбызга йогынтысы турында фәнни, дини китапларда да шактый мисаллар китерелгән. Милләтпәрвәр бу ханымга ул сәләт кемнән бирелгән? Аның күргән төшләре язмышында, киләчәк тормышында нинди роль уйнаган? 


– Бибинур ханым, Сез ничә яшьтән хак, ачык төшләр күрә башладыгыз? Бу сәләтегез тормышыгызда комачаулыймы, әллә, киресенчә, ярдәм итәме? 


– Мин дини гаиләдә туып үстем. Әби-бабайларым Татарстаннан күченеп килгән. Гыйлем әби бик төгәл төшләр күрү сәләтенә ия кеше иде. Заманында, төш күрүен һәм юрап бирүен үтенеп, аңа  бик күп хатын-кызлар мөрәҗәгать иткән. Әле дә хәтеремдә, сугыш елларында бер хатын әбиемә төш күрү өчен иренеңме, улыныңмы кәләпүшен алып килде. Ул вакытта һәркемнең кәләпүше булган, ләкин сугышка киеп китмәгәннәр. Гыйлем әби, догаларын укып, шуны мендәр астына салып ятты да  иртә белән әлеге хатынга  ир-атның исәнлеген юрап бирде. Кайбер вакытта кешеләргә: «Бәбкәм, әле күрмәдем бүген төш» ,– дип әйтеп куя иде. Ирләре һәлак булганнарны күргән булса, аны әйтергә дә уңайсызлангандыр.

 

Бибинур ханым белән ачыктан-ачык, ихлас әңгәмәнең тулы версиясе белән «Гаилә  һәм мәктәп» журналының гыйнвар санында таныша аласыз.

 

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ