Логотип Магариф уку
Цитата:

«Болгар җыены»нда бүләккә хаҗ юлламасы

19 майда 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» уза.

Быел ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХV халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында була.  Бу чарада Татарстан Республикасы җитәкчелеге, икътисади форумда катнашучылар, Россия Федерациясе Диния нәзарәтләре  һәм җәмгыятьләре вәкилләре, теләге булган барлык мөселманнар чакырулы. Узган ел әлеге җыенда 20 меңнән артык кеше катнашты.

«Быелгы җыенга гаиләләре белән килгәннәрне хаҗга  юллама көтә, бу  –Татарстан Диния нәзарәтенең 6 парга әзерләгән бүләге. Моның өчен әлеге гаиләләргә «Истәлек билгесе» куелган мәйданга узганда  рәсми никахны раслаучы документ белән теркәлергә кирәк булачак. Моңа өйлә намазы кергәнчегә кадәр өлгерергә кирәк.  Бу чара вакытында булачак юллама ияләре барлык халык алдында барабаннан 15 билет уйнату юлы белән  ачыкланачак, соңыннан  алар арасыннан 6 пар сайлап алыначак. Һәм аларга  тантаналы шартларда хаҗга юллама бүләк ителәчәк»,–  диде мөфти урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов.
Болардан тыш, килгән кунаклар Россиякүләм татарча көрәш һәм атта оста йөрүчеләрнең «Аударыш» ярышларын карый алачак. Әлеге бәйгеләрнең төп батырларына машина һәм квадроцикл бүләк ителәчәк.

1989 елдан бирле «Изге Болгар җыены» исеме астында  үткәрелеп килә торган Бөтенроссия мөселманнары очрашуының төп асылы болар түгел, әлбәттә. Ул – ислам диненең асылын күрсәтү, дини һәм милли мирасыбызны барлау, бергәләп намаз уку, дога кылу, тарихыбызга бүгенге көн күзлегеннән карау. Быел аны  «Ризаэддин Фәхреддин – галим һәм дин белгече» күргәзмәсе  аша да күрү, тоемлау мөмкин булачак. Шулай ук гарәп каллиграфиясе белән кызыксынучыларга мастер-класслар, дини-мәдәни тамашалар да күрсәтеләчәк.

Автор фотосы 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ