Логотип Магариф уку
Цитата:

Болгарда кунакханә нигезенә таш салынды

Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, бу юнәлештә аның “умыртка баганасын” нык итү, алай гына түгел толерант һәм ватанпәрвәр шәхес итеп тәрбияләү бүгенге белем бирү системасы һәм ата-аналарның төп буры...

Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, бу юнәлештә аның “умыртка баганасын” нык итү, алай гына түгел толерант һәм ватанпәрвәр шәхес итеп тәрбияләү бүгенге белем бирү системасы һәм ата-аналарның төп бурычы булып тора. Укучыларга бу сыйфатларны сыйныфтан тыш чаралар, мәсәлән, экскурсияләр ярдәмендә сеңдерү хәзерге вакытта актив кулланыла.


Соңгы елларда Татарстан Республикасы җитәкчелеге инициативасы, “ТР тарихи-мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды” тырышлыгы белән яңарыш кичергән, ЮНЕСКО бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгән изге Болгар җирлеге дә бер үк вакытта заман белән атлауга, шул ук вакытта гореф-гадәтләре, мәдәниятне саклау, тарихыбызны өйрәнүгә бер мисал булып тора. Тарихи җирлек белән кызыксыну туристларда, шул исәптән, мәктәп укучыларында да, елдан-ел арта бара. 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән болгар халкы тарихын чагылдырган объектлар төзекләндерелә, яңалары сафка бастырыла.


Соңгы биш ел эчендә Болгарга сәяхәт кылган туристлар саны бик нык арткан. Әйтик, уз­ган елны биредә 285 мең кеше булган, шуларның 2 меңе – чит ил туристлары. Нәкъ менә туризм Спас районы үсе­шенә уңай йогынты ясаган.


Минниханов ак пулат фото


Бу вәзгыять үзеннән-үзе Болгар шәһәрчегендә туристлар өчен инфраструктураны җайга салуны да таләп итә. Шул исәптән, уңайлы кунакханә булдыру мәсьәләсе дә күптән өлгереп җиткән иде. Апрель аеның җылы яңгырлы бер көнендә Болгарда Идел буенда ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев якынча 300 урынга исәпләнгән кунакханә комплексына беренче ташны салды. Әлеге бина XIV гасырдагы Ак пулатны хәтерләтәчәк. Бик матур бирдә урнашкан әлеге бина ял итүгә дә, эшлекле килешүләр төзүгә дә тәгаенләнгән. Аның тирәсендә җәяүлеләр өчен дә, велосипедта йөрергә яратучылар өчен дә юллар салыначак. Балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру күз алдында тотыла. Ак пулат мисалында кунакханәдә мунча комплексы төзеләчәк. Янында 220 урынга исәпләнгән машина кую урыны булачак. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу комплекс шедевр булырга тиеш.


Бу тантаналы вакыйгада Татарстан лидеры республикада тарихи урыннарны торгызу буенча зур эшнең ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тырышлыгы, шулай ук Россия Президенты Владимир Путин теләктәшлеге белән башкарылганлыгын ассызыклап үтте. “Татарстан республикасы тарихи-мәдә­ни һәйкәлләрен торгызу фон­ды”ның беренче президент Минтимер Шәй­миев тарафыннан оештырылуын ис­кәрт­те. Быел әлеге фонд бишьеллыгын билгеләп үтте. Фондның иң зур проекты – “Мәдәни мирас: Свияжск ут­рау каласы һәм борынгы Болгар”. Бу проект нигезендә Болгар һәм Зөя ярымутравында 49 объект реставрацияләнгән, яңадан төзелгән.


Республиканың зур нефть компанияләре ярдәме белән төзелә торган  кунакханә нигезенә беренче таш салу тантанасына җыелучыларны Минтимер Шәймиев сәламләде. Ул Болгар җи­рендә эшләр дәвам итә, дип белдерде. Кунакханә кирәклегенә басым ясап, би­редә тарихи һәйкәл­ләрне бер көн эчендә генә карап бетереп булмый диде. ТР Дәүләт Киңәшчесе мондый зур эшкә катлаулы вакытта, кризис чорында алынуны рухыбызның ныклыгын күр­сәтүен белдерде һәм ике ел эчендә бу бина ишекләрен ачар дип тә фаразлады.


Кунакханә урынындагы ташка гомумтөрки символлар беркеттеләр. Балык – тотрыклылыкны, ташбака мәңгелекне аңлата, елан – саклаучы, ә тәңкә иминлек билгесе икән. Әлеге символларны ташка Рөстәм Миңне­ханов, Минтимер Шәймиев, “ТАИФ” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт Шиһабет­динов, “Татнефть” ачык акционерлык җәм­гыяте генераль директоры Наил Маганов урнаштырды.


“Ватаным Татарстан” газетасы материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Кайда? Кайчан? Нәрсә?

Республикада•«Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләренә махсус стипендияләр тапшыру (Казан, июнь)•Халыкара КВН һәм БРИКС яшьләр союзы форумнары (Казан, июнь)•Идел буе федераль округының “Гвардияче”...

Республикада

•«Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләренә махсус стипендияләр тапшыру (Казан, июнь)


•Халыкара КВН һәм БРИКС яшьләр союзы форумнары (Казан, июнь)


•Идел буе федераль округының “Гвардияче” лагере проектында Татарстандагы кадет мәктәпләренең катнашуы (Түбән Новгород, июнь)


• “Сәләт” республика иҗтимагый фонды белән берлектә  оештырылган “Сәләт-тел”, “Сәләт-Биләр”, “Кол Шәриф оныклары”, “Кол Шәриф оныклары – Форум”, “Сәләт-Раушан”, Сәләт-Биләр каласы”, Сәләт-Бөгелмә”, “Сәләт-Саба”, “Сәләт-Азнакай”, “Сәләт-Буа”, “Сәләт-Кандракүл” (Башкортстан) профильле сменалары эше (июнь – август)


• Татар телендә аралашу юнәлешендәге “Дуслык” төбәкара лагерь сменалары эшен оештыру һәм гамәлгә кую (июнь–июль, Россия күләмендә)


• Милли-мәдәни юнәлештәге төбәкара лагерь сменалары эшен оештыру һәм гамәлгә кую (июнь–август, Россия күләмендә)


• Каюм Насыйри исемендәге республика премияләрен тапшыру юнь, республика күләмендә)


• Риза Фәхреддин исемендәге республика премияләрен тапшыру (июнь, республика күләмендә)


• Телләр өйрәнү программасы  буенча эшли торган күпмилләтле лагерь сменалары эшен оештыру һәм гамәлгә кую (июнь, республика күләмендә)


• Күпмилләтле һәм белем бирү эчтәлегендә этно-мәдәни компонент булган якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивале (июнь, республика күләмендә)


• Сәләтле балалар өчен экологик җәйге мәктәп-“Биосфера” лагере эшен оештыру һәм гамәлгә кую (июнь–июль, республика күләмендә)


• Сәләтле балалар өчен «Кадет», «Квант», «Орбиталь», «Интеллект», «Биосфера» җәйге лингвистик профиль лагере сменалары эшен оештыру һәм гамәлгә кую (июнь–август, республика күләмендә)


*ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының оештыру бүлеге һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы  мәгълүматлары буенча


 


Районнарда


 


Лениногорск районы*


 


• I сыйныфка балалар туплау буенча район комиссия утырышы (2 нче июнь)


• 2015–2016 уку елына балалар бакчалары төркемнәрен туплау (1 –15 нче июнь)


• Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре катнашындагы август конференциянең секция утырышларына әзерлек буенча консультацияләр (ай дәвамында)


• Район һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләренә еллык анализ-хисап төзүдә методик ярдәм күрсәтү (ай дәвамында)


• Яшь педагоглар өчен семинар-практикум (24 нче июнь)


•  “Ел дәвамында белем бирү процессында ачыкланган дидактик һәм методик кыенлыклар” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышлары (9нчы июнь)


• Көндезге мәктәп яны лагерьлары эшчәнлеге (2 – 26 нчы июнь, 1 смена)


• Мәктәп яны лагерьларында Россия көненә багышланган чаралар (4 – 11 нче июнь)


• Мәктәп яны лагерьларында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар (16 – 22 нче июнь)


• Мәктәп яны лагерьларында “Наркотикларсыз тормыш” республика акциясе кысаларында чаралар (4 –26 нчы июнь)


• Балаларны яклау көне уңаеннан балалар өчен “Балачак юлы” дип аталган уен программасы (1 нче июнь)


*Лениногорск районы мәгълүмати-методик үзәге мәгълүматларыннан


Яңа Чишмә районы*


• “Балачакның чиге юк” фестивале (1 нче июнь)


• Бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыруны оештыру (1 – 18 нче июнь)


• Мәктәп яны лагерьларында укучыларның җәйге ялын оештыру (1 – 20 нче июнь)


• Чыгарылыш сыйныф укучыларының район балын оештыру (20 нче июнь)


•Район мәгариф бүлеге советы утырышы (23 нче июнь)


• Мәктәп директорлары советы утырышы (24 нче июнь)


• Мәктәп директорлары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре катнашында уку елы нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә (26 нчы июнь)


*Яңа Чишмә районы мәгариф бүлеге башлыгы А.Л.Еронтьев мәгълүматлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ