Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтенроссия балалар фольклориадасы якынлаша

19–23 июньдә Казанда узачак II Бөтенроссия балалар фольклориадасы Россиянең барлык төбәкләреннән 1000 нән артык яшь катнашучыны җыячак.

Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәгендә билгеләп үтүләренчә, чарага Мәскәү, Татарстан һәм Чувашия балалар фольклор коллективлары тәрбияләнүчеләре, мәртәбәле кунаклар Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Чуваш Республикасы мәдәният министрының милләтләр эшләре һәм архив эше буенча урынбасары Георгий Богуславский тарафыннан старт биреләчәк.
Балалалар фольклор фестивале турында «Россия» Халыкара күргәзмәсендә дә сөйләячәкләр. 13 мартта 18.00 «Безнең мәдәният «павильонында» икенче Бөтенроссия балалар фольклориадасына кадәр 100 көн» дигән презентация тәкъдим ителәчәк.
Фестиваль «Халык иҗаты балаларга» проекты кысаларында   Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Чараның төп оештыручылары – В.Д. Поленов исемендәге Россия Дәүләт халык иҗаты йорты; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы; Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге; «Разноцветье» иҗади инициативаны үстерү үзәге.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ