Логотип Магариф уку
Цитата:

Буа музеенда – гаилә күргәзмәсе

Әле кайчан гына Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында һәм Азнакай музеенда Бердниковлар гаиләсенең сәнгать күргәзмәсе ачылган иде.

Бу көннәрдә  Бердниковларның иҗади гаиләсе янә юлда. Буаның төбәкне өйрәнү музеенда өр-яңа эшләрен тәкъдим итте алар. 

–Безнең гаиләдә дүрт рәссам булгач, сәнгатьнең нәкыш, скульптура, графика кебек  бөтен юнәлешләрен дә колачлыйбыз. Улыбыз Павел Юрьевич сынчы, кызыбыз Ольга Юрьевна нәкышче, үзебез дә ирле-хатынлы әлегәчә иҗат итәбез, шуңа күрә дә эшләребез күп, һәм экспозиция берсе берсен кабатламый,– ди ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия сәнгать академиясе дипломанты, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Юрий Леонидович.  

Кай арада җитешәләр дип сокланырга гына кала. Аның Казанның 5 нче сәнгать мәктәбен җитәкләвенә дә  инде 20 еллап буладыр. Хатыны акварельче Татьяна Михайловна да озак еллардан бирле әлеге сәнгать мәктәбендә укыта. Татарстан Рәссамнар берлегендә идарә әгъзалары буларак та зур эш башкара әлеге гаилә. 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ