Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәреслекләр экспертизасы кире кайтачак

Мәктәп дәреслекләре экспертизасын кире кайтарырга җыеналар.

Россия Фәннәр академиясе Россиядә мәктәп дәреслекләре экспертизасын кире кайтарырга планлаштыра. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

2018 елдан илдә мәктәп дәреслекләре экспертизасы үткәрелми, элек Россия Фәннәр академиясе шөгыльләнгән булган. Бу проблема турында РФ Президенты Владимир Путинга Росси́я фәннәр академиясе җитәкчесе Геннадий Красников әйтте.

Красников бу мәсьәләне яңадан күтәрергә һәм дәреслекләр экспертизасын кире кайтарырга ниятләвен билгеләде.

«Әлбәттә, моның өчен хезмәттәшләр белән фикер алышырга кирәк», –  дип ассызыклады Владимир Путин.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ