Логотип Магариф уку
Цитата:

Документаль фильмнарда милли гореф-гадәтләр

Быел  Казан режиссёрлары һәм операторларына  9 яңа документаль  фильм эшләү мөмкинлеге тудырыла. Бу максатларда Татарстан Мәдәният министрлыгы  фондыннан 7 млн сум акча бүлеп бирү...

Быел  Казан режиссёрлары һәм операторларына  9 яңа документаль  фильм эшләү мөмкинлеге тудырыла. Бу максатларда Татарстан Мәдәният министрлыгы  фондыннан 7 млн сум акча бүлеп бирү каралган.
Картиналарның темалары  төрле: арасында  бүгенге заман геройлары да, элеккеләре дә чагылыш табачак. Хәрби-патриотик  юнәлештәге  «Учись у героев  Отчизну защищать» дип аталган фильм мәктәп балаларына, аларның ата-аналарына атап төшереләчәк. «Кыйссаи Йосыф» картинасын  урта гасырларда яшәгән  шагыйрь Кол Галинең тууына  840  һәм «Кыйссаи Йосыф»  поэмасы  язылуга 790 ел тулуга багышлап эшләячәкләр. Укытучылар һәм  остазлар елы  уңаеннан  Татарстанның яшь  композиторлары турында сөйләүче кыска метражлы документаль фильм төшерү дә каралган. Аның геройлары кемнәр буласы әлегә билгесез. Шулай ук «Личность эпохи» исеме белән эшләнәчәк документаль картинада кемнәр, нинди вакыйгалар яктыртылачагы шулай ук сер булып кала. Әлегә аның  истәлекле дата уңаеннан, күренекле  дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесенең  юбилее  белән бәйләп эшләнергә тиешлеге генә мәгълүм.
Республикабызда яшәүче  халыкларның тарихына, гореф-гадәтләренә, аерым алганда, 5 районда яшәүче төрле милләт халыклары тормышына  багышланган кыска һәм тулы метражлы фильмнар да тамашачы күңелен яулап алырлык булырга тиеш. Шунысын да әйтик: башка картиналарны эшләүгә 500 әр мең сум акча  каралган булса,  Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, бу темадагы картиналар төшерүгә министрлык тарафыннан 2 млн 500 мең сум  акча бүлеп биреләчәк. Мәдәният министрлыгы әлегә бу проектта катнашырга теләүчеләрдән заявкалар кабул итә.
Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ