Логотип Магариф уку
Цитата:

«Древо жизни» проектының чираттагы чарасы татар мәдәниятенә багышланачак

2 август көнне 18.00 сәгатьтә Казанның Горький паркында татар мәдәниятенә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Биредә казанлылар һәм башкалабыз кунаклары татар мәдәнияте чарасында катнаша алачак. Тамашач...

2 август көнне 18.00 сәгатьтә Казанның Горький паркында татар мәдәниятенә багышланган бәйрәм чарасы узачак.
Биредә казанлылар һәм башкалабыз кунаклары татар мәдәнияте чарасында катнаша алачак. Тамашачылар өчен керамика, балчык, тамбурлы чигү, читек җөе традицияләре, керәшеннәрнең «тамакса»(түшлек) ясау буенча остаханәләр эшләячәк. Биредә шулай ук татарларның төрле этнографик төркемнәренең (Казан, Пермь татарлары, мишәрләр, керәшеннәр) халык киемнәреннән торган уникаль экспозиция тәкъдим ителәчәк. Теләгән һәркем татар халкының сирәк уен кораллары белән дә таныша алачак.
Бәйрәмнең нәни катнашучылары өчен әкият персонажлары белән «Урман серләре» квест-программасы, «Әкият аланы» мәйданчыгында татар әкиятләрен тыңлау, ә уен аланында традицион уеннарын уйнау оештырылачак.
Концерт мәйданчыгында бәйрәм кунаклары татар бию буенча мастер-класста хореография фольклорының төп элементларын өйрәнә алачак. Иҗади номерлар белән Чувашия Республикасының Урмай авылыннан Фәрит Гыйбатдинов исемендәге «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбле, Теләче районы Субаш авылыннан «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле, «Мирас» бию ансамбле, «Риваять» этно-төркеме, мультиинструменталист Илмир Ямалов һәм «Zakaria» фолк-төркеме чыгыш ясаячак. Чара татар уеннарыннан торган «Кичке уен» программасы белән тәмамланачак.
«Древо жизни» проектының төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру. Әлеге проект Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Программа:
18.00 – мәйданчыклар («Традицион костюм һәм аның элементлары), «Декоратив-гамәли сәнгать», «Урман серләре» квест программасы, «Музыкаль уен кораллары», «Балачак аланы», «Әкият аланы»)
18.00 – фольклор коллективлар чыгышы
18.30 – «РИВАЯТЬ» этно-төркеме
18.45 – татар биюе буенча мастер-класс
19.10 – «Zakaria» фолк төркеме
19.20 – Илмир Ямалов
19.25 – «Кичке уен»


 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ