Логотип Магариф уку
Цитата:

«Экояз»да катнашасызмы?

1 апрельдә старт алган “Экояз” (“Эковесна”) республика конкурсының беренче атнасы безнең канатлы дусларыбызга – кошларга багышланды.

Күп кенә мәктәпләрдә сыерчык оялары ясап элделәр, элеккеләрен чистарттылар, җимлекләр ясадылар. Бәйгенең шартын үтәп, бу хакта «ВКонтакте» битләрендә башкалар белән дә уртаклашырга да онытмадылар.

Республика конкурсына кушылып, Азнакай гимназиясе укучылары да, әти-әниләре белән бергәләп, сыерчык оялары ясадылар. Һәркайсы ояның яңа хуҗаларына ошасын, иркен, уңай булсын дип тырышкан. 

Экологик марафонның икенче атнасы исә калдыкларны аерым җыюга (икенчел чималдан шәм ясау буенча мастер-класслар, макулатура җыю, иске киемнәрне тапшыру һ.б.) багышлана.

Өченче атна – «Синең хәрәкәтең» (территорияләрне җыештыру), дүртенчесе – «Яңару» (чишмәләрне һәм аларның тирә-ягын төзекләндерү һ.б.),бишенче атна  «Тынычлык, хезмәт, май» (территорияләрне төзекләндерү, чистарту һ.б.) дип атала. Алтынчы  атна яшел үсентеләр утырту мәшәкатьләре белән үтәр дип уйлыйбыз, чөнки ул «Җиргә бакча бүләк ит» шигаре астында узачак. (11 май – Бөтенроссия урман утырту көне) Җиденче атна – «ЗооКайгырту» (хайваннар приютларына ярдәм.), сигезенче атна «Чиста су»га (яр буйларын чистарту, 20 май – Идел көне) багышланачак. 

Әлеге бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бүләкләү 2024 елның июненә тәгаенләнгән һәм җиңүчеләрне  “Экоярдәмче”, “Экоберләшмә”,“Экогаилә”, “Экокоманда”, “Экопартнерлар”һәм “Иң яхшы муниципаль белем бирү”номинацияләрендә билгеләячәкләр. 

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы уздырган “Экояз”да бердәм булыйк. 
 

Автор фотосы 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ