Логотип Магариф уку
Цитата:

Эшкуарлар Санкт-Петербургта халыкара хезмәт форумында катнаша ала

20–22 февральдә Санкт-Петербургта VIII халыкара хезмәт форумы узачак.

20–22  февральдә Санкт-Петербургта VIII халыкара хезмәт форумы узачак. Очрашу яшүсмерләр белән системалы эш оештыруга юнәлдереләчәк.

Чара кысаларында «Хәзерге яшүсмерләрнең хезмәт кыйммәте һәм мәшгульлеге: өр-яңадан башлау» панель дискуссиясе узачак. Спикерлар бүгенге хезмәт базарында яшүсмерләр мәшгульлеге, шулай ук үсеп килүче буынның эшкә мөнәсәбәте һәм башкалар турында фикер алышачак.
Шулай ук форумда «HR – хезмәт форумы бренды» конкурсында берничә номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Быел «Яшүсмерләрне җаваплы эшкә урнаштыру» дигән махсус номинация дә ачылган.

Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыруда уңышлы тәҗрибәгә ия булган компанияләр һәм оешмалар катнаша ала. 
Конкурска гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә, әлеге сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ