Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит Мөхәммәтшин: Яшьләр парламенты – яшьләр өчен зур сәяси мәктәп

Идел буе федераль округы төбәкләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, һәм аларны абилитацияләү һәм реабилитацияләү мәсьәләләре турында фикер алышу иртәгә Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышында дәвам итәчәк.

8 февраль көнне Саратовта Идел буе федераль округы дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы булды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын күрсәтүне законнар белән тәэмин итү, шулай ук гуманитар миссияләр башкаручы кешеләр әзерләү мәсьәләләре каралды.

Ассоциация утырышында шулай ук Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Саратов өлкәсе буенча федераль инспектор Людмила Борисова, Идел буе закон чыгаручылары ассоциациясе координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округы субъектлары парламентлары башлыклары катнашты.

Олег Машковцев яшь парламентарийларның һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыеннары җитәкчеләренең актуаль мәсьәләләр буенча уртак эшенең мөһимлегенә басым ясады, яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында эшләнгән тәкъдимнәр Идел буе Закон чыгаручылар ассоциациясенең пленар утырышы кысаларында җентекләп тикшерелүен һәм алга таба закон чыгару эшендә исәпкә алынуын әйтте.

Хәзерге вакытта Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыеннары каршындагы Яшьләр парламенты эшчәнлеге стандарты эшләнгән һәм кертелә. Сүз Идел буе парламентларының сайлау һәм эш тәртибен, вәкаләтләрен унификацияләү турында бара.

«Яшьләр парламентлары эшчәнлеген стандартлаштыру мәсьәләсе өлгерде», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. «Безнең парламентлар өчен яшьләр канаты – ул бик күп яшьләр үтә торган база һәм сәяси мәктәп. Фикер алышуларда, закон чыгару һәм җәмәгать эшләрендә алар үзләрен күрсәтәләр, аннары закон чыгару, башкарма яки муниципаль хакимият органнарында эшләргә мөмкинлек алалар». Яшьләрнең активлыгын һәм инициативалылыгын күрергә һәм бәяләргә кирәк, дип саный ул.

Утырышта төп мәсьәлә – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чараларын күрсәтү буенча эшчәнлекне норматив-хокукый тәэмин итү. Бу мөһим эшне законнар белән тәэмин итүдә бердәм алым булдырырга кирәк, дип саный Идел буе яшьләр парламентлары әгъзалары.

«Бүген яшьләр парламентлары Ассоциациясендә каралган мәсьәләләр бик актуаль, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышка йомгак ясап, журналистлар белән аралашканда, – махсус хәрби операция безнең яшьләр өчен дә берләштерүче фактор булды. Мөмкин кадәр бер-береңә ярдәм күрсәтергә омтылу, булган кыенлыклар безнең кешеләрне берләштерде».

Идел буе федераль округы төбәкләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, һәм аларны абилитацияләү һәм реабилитацияләү мәсьәләләре турында фикер алышу иртәгә Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышында дәвам итәчәк, ул Саратов өлкәсе Хөкүмәте бинасында узачак, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ