Логотип Магариф уку
Цитата:

Fashion Iftarда төп төс нинди булачак

Быел 300 кешелек Fashion Iftar Дубайда да узачак.

«Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат очрашуында Fashion Iftar проекты авторы Җәннәт Минһаҗева быелгы ифтарның төп төсе итеп караңгы яшел төс билгеләнүе хакында әйтте.

«Безнең заман геройлары» дигән тема сайладык. Әлеге теманың нигезендә үз илеңә мәхәббәт хисе төп урынны алып тора. Бу хисне Радик Абдрахмановның «Туган батыр» проекты һәм Палестина формалаштырган. Милли герой Туган батыр ничек үз җире өчен көрәшсә, Палестина халкы да үз ватаны өчен тора. Монда патриотик көч бар», – дип сөйләде Җәннәт Минһаҗева.

Fashion Iftar 31 март көнне Казанда Ak Bars Retro Cars күргәзмә комплексында сигезенче тапкыр узачак. Әлеге чарага 1 мең кунак киләчәк дип көтелә. «Туган авылым» милли-туристик комплексын оештыручы, «Туган батыр» проектына нигез салучы Радик Абдрахманов чит ил кунаклары булачагын да әйтте. 

Кунаклар арасында кече хаҗ – Гомрәгә юллама уйнатылачак. Шулай ук бер юллама волонтерга тапшырылачак.

Чарада катнашу өчен, «Modest Covered» телеграм каналы аша теркәлү узарга кирәк. Теркәлгән кешегә шунда ук QR-кодлы билетлар киләчәк.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ