Логотип Магариф уку
Цитата:

Фатих Кәримгә куелачак һәйкәлнең урыны билгеле булды

Бүген 9 гыйнварда фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулды.

Бүген 9 гыйнварда фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулды. Юбилей хөрмәтенә Фатих Кәримнең истәлек тактасы янында шагыйрьне искә алу тантанасы узды.  

«Бүген республиканың иҗат әһелләре һәм барлык халкы өчен истәлекле көн. Быел без елның беренче мәдәни чарасында катнашабыз дияргә була. Шагыйрьнең 115 еллыгына багышланган чаралар әле тагын да дәвам итәчәк», – дип сөйләде чәчәкләр кую тантанасында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Ул күренекле шагыйрьгә куелачак һәйкәлнең эскизы һәм төгәл урыны билгеләнүен дә хәбәр итте. Һәйкәл Казанның Яшьләр үзәге каршындагы скверга урнаштырылачак.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал һәйкәл проектын күрүен һәм аның бик матур булуы турында сөйләде. «Анда Фатих Кәрим хәрби киемнән. Бу һәйкәл Яшьләр үзәге каршысына куелса, әдәбиятыбыз өчен дә, халкыбыз өчен дә зур эш булыр, Фатих Кәримгә генә түгел, барлык солдатларга зур һәйкәл булып торыр иде», – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Разил Зиннәтуллин искә алу чараларының Башкортстанда да, шагыйрь һәлак булган Калининград өлкәсендә дә үткәрелүен хәбәр итте.

Чәчәкләр кую тантанасы ТР Милли музеенда Фатих Кәрим иҗатына багышланган шигъри-музыкаль кичә һәм экскурсия белән дәвам итте.

Фәния Лотфуллина

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ