Габдулла Тукайның 132-еллыгы уңаеннан укытучылар арасында яңа бәйге игълан итәбез!
«Мәгариф» журналы редакциясе Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» дигән сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре конкурсын иг...
«Мәгариф» журналы редакциясе Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» дигән сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре конкурсын игълан итә.
Бәйгедә Татарстан һәм Россия регионнарында эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала.
Язмалар ике номинациядә кабул ителә:
1) Г. Тукайның тормыш юлы;
2) Бөек шагыйрьнең балалар әдәбиятына караган әсәрләре.
Конкурс эшләре татар, рус, инглиз телләрендә тәкъдим ителә ала. Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: magarif-konkurs@bk.ru) 20 нче апрельгә кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат НИГЕЗЛӘМӘДӘ.

Комментарийлар