Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә елының логотибы билгеле

Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин фәрманы белән агымдагы 2024 елның илебездә Гаилә елы дип игълан ителгәнен һәркайсыбыз белә.

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул. Авыр эш көненнән соң яисә ерак юлдан кайткач, без сабый бала кебек җылы кочакка, газиз гаиләбез янына ашыгабыз бит. Тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт хисләре ташкыны, чиксез бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганагы ул. Әйе, гаилә ул – җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Ә гаиләләребез никадәр тотрыклы, нык булса, илебез көчле, кодрәтле булачак.


Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин фәрманы белән агымдагы 2024 елның илебездә Гаилә елы дип игълан ителгәнен һәркайсыбыз белә. Әлеге карар гаиләләрне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатын күздә тота.


Шул уңайдан Гаилә елының логотибы да тәкъдим ителде. Аңа бик тә тирән символик мәгънә салынган: логотипта 2024 ел йөрәк рәсеме белән уратып алынган.

Таһир САБИРҖАНОВ
Фото АНО "Национальные приоритеты" сайтыннан алынды.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ