Логотип Магариф уку
Цитата:

“Гаилә һәм мәктәп” журналына күзәтү: кызганыргамы, әллә гаепләргәме?

Бу санның төп герое итеп РФ Президенты премиясе лауреаты, «Алтын маска», «Браво» премияләре иясе, уннарча халыкара призёры Венера Гимадиеваның сайлануы очраклы түгел.

Россия Президенты карары белән быел Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә – олы дәүләт эчендәге кечкенә дәүләт.  Гаиләләр ныклы булганда гына, илебезнең киләчәге ышанычлы, тотрыклы була. Шушы уңайдан,  «Гаилә һәм мәктәп» журналының беренче яңа ел саны уйланырдай, хата-ялгышлардан саклауга нигезләнгән эчтәлекле язмаларга бай. Бу сан шунысы белән үзенчәлекле: журнал битләрендә төрле яңа рубрикалар пәйда булды.


Баш мөхәррир Сөмбел Таишева: «Нигә без югалган әйбер өчен борчылабыз, елыйбыз, килеп чыкмаган уңышсыз тормышыбыз, ул тормышта туарга мөмкин булып та, балага гомер бүләк итә алмавыбыз өчен еламыйбыз», – дигән фикере белән нәрсә җиткерергә тели? Журнал бите баш мөхәррир  сүзе белән ачыла.


Бу санның төп герое итеп РФ Президенты премиясе лауреаты, «Алтын маска», «Браво» премияләре иясе, уннарча халыкара призёры Венера Гимадиеваның сайлануы очраклы түгел. Ул күптән түгел генә Татарстанның Г. Тукай  исемендәге филармониясе концертлар залында бердәнбер концертын тәкъдим иткән иде. Геройның опера  күгенә күтәрелү юлы нинди булган? Бу хакта һәм әңгәмәдәшнең иҗат юлында нинди каршылыклар очравы, карьерасында өзеклекләр килеп чыгуы, уңышлары турында Илсөяр Хәйруллина язмасында укый аласыз. 


Авыл укытучыларының бүгенге хәле, яңа елда мәгариф системасында нинди үзгәрешләр көтеләчәген ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллинның журналистлар белән еллык йомгаклау матбугат конференциясендә җиткергән фикерләре белән Фәния Лотфуллина таныштыра. Шулай ук авторның икенче язмасы да бик эчтәлекле: егерме ел элек «Эфир» телеканалында сәламәтлек  тапшыруын алып  баручы Альбина Гарифуллина, Африка егете Амадуга кияүгә чыгып, «бәхет кошын» тотуы хакында, тапкан бәхетне саклый белү серләре белән уртаклаша.


«Авыл укытучысы – 2023» бәйгесендә җиңгәннән соң, Тукай районының Комсомол мәктәбенә директор итеп билгеләнгән башлангыч сыйныф укытучысы Айсылу Галиуллина да – журналыбыз геройларының берсе. «Үз мәктәбемне үзгәртәм», – дип җаваплы эшкә тотынган җитәкче киләчәккә планнары белән уртаклашты.


Сүзебезне дәвам итеп, аучылык рубрикасына тукталасыбыз килә. Альберт Сабировның «Бүредән курыксаң, урманга барма» дигән язмасы әтиле-кызлы аучылар гаиләсенә багышланган. Геройлар, кулларына корал тотып, кыргый хайваннарны, кошларны аулаудан нинди тәм, файда таба икән? Аучы булырга теләгән кешеләр бу язмада үзенә кирәкле киңәшләрне, фикерләрне табар. Ә кайбер укучыларда бу язма, бәлки, тискәре фикер дә уятыр.


Бу турыда язарга авыр булды, ди язма авторы Мөршидә Кыямова. Аборт кебек авыр адымга барган, бала гомерен төрле сәбәпләр аркасында өзгән хатын-кызларны кызганыргамы, әллә  гаепләргәме? Укучыбыз бу борчыган мәсьәләгә карата үз бәясен бирер.


Өй шартларында лимон үстерүче героебызның киңәшләре, милли кухня рубрикасы тәкъдим иткән үзенчәлекле рецептлар хуҗабикәләрне сөендерер, дип өметләнәсе килә. 


Журналыбызны яратып укыган укучыларыбызга мөрәҗәгать итәсебез килә: кызыклы темаларыгыз, борчыган сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез булса безгә языгыз, уртаклашыгыз.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ