Логотип Магариф уку
Цитата:

Гакыйль Сәгыйров исемендәге премия лауреатлары билгеле

16 февральдә Нурлат шәһәрендә күренекле шагыйрь Гакыйль Сәгыйров исемендәге премиянең беренче лауреатлары мәгълүм булды.

16 февральдә Нурлат шәһәрендә күренекле шагыйрь Гакыйль Сәгыйров исемендәге премиянең беренче лауреатлары мәгълүм булды, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлегенең матбугат үзәге.

Шәһәрнең Мәдәният йортында якташ әдипнең туган көненә туры китереп үткәрелгән кичәдә язучының иҗатына багышланган төбәкара фестиваль бәйгеләренә дә йомгак ясалды. Ул конкурста күрше районнар белән беррәттән, Ульян, Самара төбәкләреннән дә катнашучылар күп булган.

Лауреат исеменә Гакыйль Сәгыйровның әсәрләрен пропагандалауда саллы өлеш керткән язучы Илдус Диндаров һәм Биккол авылында әдипнең музеен оештыручы педагог Гөлүсә Әһлетдинова лаек булды.

Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен оста итеп, сәнгатьчә сөйләүчеләр, китаплары буенча матур-матур рәсем ясаучылар, халкыбызның моңлы җырларын башкаручыларга да төрле номинацияләр буенча затлы бүләкләр тапшырдылар.

Фото: sptatar.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ