Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел төнен каршылау яки каникулда кайда барырга?

Ел саен Казанның ике зур мәйданчыгында шәһәр халкы Яңа елны каршылый ала...

Ел саен Казанның ике зур мәйданчыгында шәһәр халкы Яңа елны каршылый ала.


Быел  «Кара күл» паркында бәйрәм программасы 19.00 сәгатьтә, ә «Казан» Гаилә үзәгендә — 21.00 сәгатьтә башланачак. Кунаклар һәм шәһәр халкы Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнехановның котлавын карый алачак. Бәйрәм программасы чараларга бай: биредә концертлар, дискотекалар, халык караокесы, «Барбара бэнд», «Веселые волгари»  һәм DJ Молотов төркемнәренең чыгышлары көтелә.


2024 елның 1 гыйнварыннан ук вакытыгызны бик күңелле һәм файдалы итеп уздырырга мөмкин.


«Кара күл» паркындагы шугалакта Яңа ел фильмнары тәкъдим ителәчәк (вакыты 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр).
Кичке дүрттә Бауман урамында фокуслар, акробатика элементлары белән биюләр, катушкаларда эквилибр һәм сыек азот белән «Морэс» урам театры гастрольләре узачак, ә 19.00 сәгатьтә артистларның «Белые цветы» бульварында чыгышын карарга була.


11.00, 14.00, 17.00 сәгатьләрдә Казан Кремле ишегалдында Яңа ел программасы узачак.


17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең төп чыршысы янында «Казан» гаилә үзәге янында Яңа ел тамашасы көтелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 7 гыйнварга кадәр биредә көн саен интерактив программалар, Спектакльләр, концертлар һәм кичәләр узачак.


18.00 сәгатьтә җыр сөючеләрне «Крылья Советов» паркында «Голубой огонек» концертына чакыралар.  Биредә дискотека, интерактив шоу, аниматорлар белән уеннар узачак,  ретро-бәйрәм атмосферасы хөкем сөрәчәк.


Яңа ел төнендә Казанда автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар һәм метро 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә 02.00 сәгатькә кадәр хәрәкәт итәчәк. Яңа елның беренче көнендә шәһәрнең барлык җәмәгать транспорты 7.30 да йөри башлаячак.


Ә менә бәйрәмнең кульминацион, иң якты өлеше Яңа ел салюты,  махсус янгынга каршы режим кертелү сәбәпле, быел кичектерелә.  Фейерверклар белән күңел ачу махсус җиһазландырылган урыннарда гына рөхсәт ителә. Алар – Гаврилов урамы, Түбән Зареченск дамбасы, Каенлыкта Сабантуй өчен мәйданчык каршындагы парковкалар, шулай ук ипподром янындагы мәйданчыклар.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ